Зәй офыклары

Ни өчен “әбиләр чуагы” дип атала?

Сентябрь ае быел үзенең соңгы 140 елда күрелмәгән җылылыгы белән шаккатырды, дип хәбәр итә синоптиклар. Чыннан да, быелгы "әбиләр чуагы" озын һәм җылы булды, бөтен көзге мәшәкатьләрне иркенләп төгәлләргә мөмкинлек булды. Инде көннәр салкынайтты, чып-чын көз башланды дигәч, тагын җылы көннәр каян килә, "әбиләр чуагы" дигән исем бу вакытка ни...

Сентябрь ае быел үзенең соңгы 140 елда күрелмәгән җылылыгы белән шаккатырды, дип хәбәр итә синоптиклар. Чыннан да, быелгы "әбиләр чуагы" озын һәм җылы булды, бөтен көзге мәшәкатьләрне иркенләп төгәлләргә мөмкинлек булды.

Инде көннәр салкынайтты, чып-чын көз башланды дигәч, тагын җылы көннәр каян килә, "әбиләр чуагы" дигән исем бу вакытка ни өчен бирелгән соң?

Беренче версия буенча, бу вакыт белән бәйле, янәсе, өлкән яштәге әбиләр суыклар алдыннан соңгы мәртәбә кояшта җылынып кала. Икенчесе - гади халык арасында йөри торганы: бөтенләй өмет бетте дигәндә дә, бер ышаныч бар - әби җылысы, ул гына нык итеп җылыта ала.

Тагын бер версия: нәкъ менә сентябрь аенда басу-кырларда бөтен эшләр төгәлләнгәч, авыл апалары башка эшкә алынган: алар киндерне суга батырганнар, аны талкыганнар, тукыма ясаганнар. Салкыннар башлангач, шул ясаган тукымаларыннан, бергәләшеп кич утырып, җырлый-җырлый, кием-салым теккәннәр, җеп эрләгәннәр, кыскасы, кул эшләре белән шөгыльләнгәннәр.

Бу атама безгә генә хас түгел, башка халыкларда да яши. Алар төрле халыкларда төрлечә әйтелә, ләкин алар барысы да "әбиләр чуагы" турында сөйли. Мәсәлән, көньяк славяннар бу вакытны "чегән җәе" дип атый, немец телендә өйләшүче илләрдә ул - "карчыклар җәе", Голландиядә - җәйдән соң килә торган җәй, Көньяк Америкада - һинд җәе, Италиядә - Изге Мартин чоры һ.б. дип әйтелә.

"Әбиләр чуагы"ның кайчан булачагының төгәл датасы юк, ул төрлечә килергә мөмкин, аның озынлыгы да төрлечә була. Ул сентябрьдә, октябрь ае башында да булырга мөмкин. Россиядә гадәттә "әбиләр чуагы" 14 сентябрдән башлана, диләр. Ни өчен шул вакытта җылы чор башлана соң? Бу вакытта һава җылынуга тәэсир итүче тотрыклы антициклон урнаша. Мондый чорда туфрак һәм һава төнлә ныгытып суынмый, ә көндезләрен, киресенчә, нык җылына. Суыклар башлангач, агачларда яфраклар кинәт кенә шиңә башлый, бу вакытта алар һавага зур күләмдә җылы бүлеп чыгара һәм җылылык өскә күтәрелеп, болытларны куып тарата, атмосфера басымы күтәрелә.

Әлеге чорның үз сынамышлары да бар. Әгәр "әбиләр чуагы" вакытында күктә салават күпере хасил булса, көз җылы һәм озын була. Әгәр бу чорда һавада пәрәвезләр күп очса, кыш бик салкын булачак, ә көз аяз киләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: