Зәй офыклары

Ният тә булсын, теләк тә кирәк

Авылларда яшәүчеләрнең тормыш-көнкүрешен яхшырту, алар өчен шартлар, уңайлыклар тудыру җирле үзидарә органнарына йөкләнә. Халыкны су белән тәэмин итү, юллар төзеклеге, күперләр, зиратларны карап тоту, мәшгульлек һәм башка мәсьәләләр һәрдаим игътибар сорый. Әлеге уңайдан ел башында авыл җирлекләрендә башкарасы эшләр билгеләнә. Агымдагы елда нинди эшләр планлаштырыла? Бу хакта җирлек башлыклары сөйли....

Авылларда яшәүчеләрнең тормыш-көнкүрешен яхшырту, алар өчен шартлар, уңайлыклар тудыру җирле үзидарә органнарына йөкләнә. Халыкны су белән тәэмин итү, юллар төзеклеге, күперләр, зиратларны карап тоту, мәшгульлек һәм башка мәсьәләләр һәрдаим игътибар сорый. Әлеге уңайдан ел башында авыл җирлекләрендә башкарасы эшләр билгеләнә. Агымдагы елда нинди эшләр планлаштырыла? Бу хакта җирлек башлыклары сөйли.

Радик Ситдыйков, Дүрт-Мунча җирлеге башлыгы:

-Узган ел җирлектә шактый күләмле эшләр башкарылды. Җирлек башлыклары эшчәнлеге шул җирлектә яшәүчеләрнең социаль-көнкүреш мәсьәләләрен хәл итү, социаль объектлар төзеклеген, иминлеген тәэмин итүдән гыйбарәт тә.

Дүрт-Мунча белән Зичәбаш арасындагы буа авария хәлендә иде, иртә яздан эшкә керешелеп, ул төзекләндерелде. Кабан-Бастрык зиратына тигезләп таш салынды. Әлеге авылда җәен чиркәү ачылды. Зичәбашка "Саф су" республика программасы нигезендә суүткәргеч сузылды, скважина казылды. Эшчәнлегемдә булышлык иткән депутатлар Илдар Миргазов, Александр Васильев, эшмәкәрләр Каим Борһанов, Валерий Чулаков, Игорь һәм Илья Батаевлар, Николай Захаров һ.б.ларга рәхмәтлемен.

Җирлек бюджетында акча булса, шактый эш башкарырга була. Агымдагы елда бюджетта әллә нинди зур акча булмаса да, күп кенә эш планлаштырыла. Болар - Дүрт-Мунча авылы урамында заманча электр линиясе урнаштыру, Кабан-Бастрыкта газ торбаларын буярга исәп. Зичәбашта "Саф су" программасы буенча башкарылган эштән соң, төзекләндерәсе, тәртипкә китерәсе эшләр бар. Самообложение хисабына шактый эш башкару ниятләнә. Дүрт-Мунча мәчетен тышлау, чиркәүне төзеп бетерү, зиратлар чистарту һ.б.лар. Җирлек халкы тарафыннан җыелган самообложение акчасы счетка салынып, аның һәр 1 сумы хөкүмәт тарафыннан 4кә тапкырлана. Элек бу алым кулланыла иде. Барлык эшләр җирлек халкы, алар мәнфәгатен күздә тотып планлаштырыла.

Эшмәкәрләр активлаша бара. Виталий Кириллов Зичәбашта такта яру цехы ачу нияте белән яна.

Әсгать Яхин, Югары Шепкә җирлеге башлыгы:

- Агымдагы елда безнең алда карьерны рәсмиләштереп бетерү эше тора. Бу - үз карьерыбыз була дигән сүз. Имәнлебаш һәм Югары Шепкә авыллары урам юлларын тигезлисе, Иске Пәлчикәү, Имәнлебашта электрүткәргеч баганаларын, үткәргечләрне алыштырасы бар. Югары Шепкәдә мәдәният йорты, фельдшер-акушерлык пункты, мәктәпне төзекләндерү кебек олы эшләр тора. Мәктәпнең идән-тәрәзәләрен алыштырасы бар.

Татьяна Попова, Төги җирлеге башлыгы:

-Төги авылында заманча электр линиясе урнаштырачакбыз. Әлеге үткәргеч заманча: яктырткычлар урнаштырып, алар автомат рәвештә эшләп, исәпне дә үзе башкарачак.

Алда зур, мөһим вакыйга - Җиңүнең 70 еллыгы. Бөек Җиңүнең 20 еллыгы уңаеннан Төгидә һәйкәл куелган иде. Аңа ел да косметик ремонт ясала, шулай да ул тиз матурлыгын югалта, авария хәлендә. Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан әлеге һәйкәлне реконструкцияләргә исәп. Аннан самообложение акчасына Төги зираты капкасын ремонтларга исәп. Гомумән, зиратларны чистарту, карап тоту әлеге хисаптан башкарылачак.

Римма Зайцева, Кадер җирлеге башлыгы:

-Җирлек бюджеты күп булмаса да, быелга берникадәр эш планлаштырабыз. Кадер авылы урамының яртысына заманча электр линиясе сузылган иде инде, агымдагы елда исә авылның икенче - татар очына 700 метр озынлыкта үткәргеч сузасы бар. Әхмәт авылында су башнясын тәртипкә китерәчәкбез. Самообложение хисабына Туңылҗа авылы зиратын әйләндерәсе бар.

Дамир Насретдинов, Түбән Биш җирлеге башлыгы:

-Агымдагы елда безнең алда Куш-Елга авылының Үзәк урамына скважина бораулау, су кертү кебек зур, күләмле эш тора. Әлеге урамда су бар, тик басым җитеп бетми. Биредә су проблемасын ничек тә хәл итәргә кирәк. Түбән Биш авылында исә мөселман каберлеген әйләндереп алу кебек изге эшне башкарасы бар. Биредә июнь аенда авыл хуҗалыгы буенча республика семинары үтәчәк, әлеге җәһәттән алда зур әзерлек эше тора. Түбән Биш мәдәният йорты ишегалдына балалар мәйданчыгы куярга ниятлибез. Аңа элементлар да урнаштырылачак. Бу эш 200 мең сум тирәсе булачак.

Шунысы игътибарга лаек, эшмәкәрләребез эшчәнлек-ләрен киңәйтә бара. Терлекчелек юнәлешендә эшчәнлек алып барган Сергей Михайлов мөгезле эре терлек баш санын бермә-бер арттырды.

Фәнзия Николаева, Югары Мәлем жирлеге башлыгы:

- Агымдагы елда Югары Мәлемдә бер су башнясын алыштырырга,ике су җыю башнясын әйләндереп алырга исәп. Аннан биредә 200 метр тирәсе суүткәргеч алыштырырга ниятлибез. Югары һәм Керәшен Мәлемендә юллар, урам яктырткычларын ремонтларга исәп бар. Мәдәният һәм Кече Ватан елы уңаеннан мәдәни чаралар оештыруны арттырачакбыз.

Роберт Хәмидуллин, Чыбыклы җирлеге башлыгы:

-Чыбыклыда - 1,5, Онбия авылына кергән уңайда 0,5 километр юлны төзекләндерәсе бар. Чыбыклыда 650 метр озынлыкта су үткәргечне алыштырырга кирәк. Алар заманча, пластикка алыштырылачак. Суык-Чишмәнең Үзәк урамындагы күперне узган ел ике яктан ныгыткан идек, агымдагы елда исә күпер өстенә вак таш җәяргә исәплибез.

Җирлекнең мәдәни тормышын активлаштыруны дәвам итәргә исәплибез. Узган көз җирлекнең күренекле кешеләрен, эшмәкәрләр, халыкны очраштырган идек. Бер күрешү - бер гомер бит. Анда авыл сулышы, аның киләчәге кызыл җеп булып сузылып барды. Шунысы игътибарга лаек, очрашуда ел саен 2 май авыл зиратын чистарту көне буларак кабул ителде. Шул рәвешле, бу көнне чыбыклылар кайда гына яшәсә дә, зиратны чистарту өмәсенә үз өлешен кертергә тырышачак. Агымдагы елда исә шундый күләмле чара якташ язучылар белән оештырылачак.

Әүхәт Рәхимов, Поповка җирлеге башлыгы:

-Быел Поповка авылында - 500, Яңа Мәлемдә 200 метр арада юлны ремонтларга планлаштырабыз. Авыл халкы булышлыгы белән Поповка авылы мөселман зираты коймаларын ремонтлау нияте бар. Җирлекне төзекләндерү буенча да шактый эш планлаштырыла: агач үсентеләре утыртылачак, зур ябалдашлы агачлар киселәчәк.

Григорий Минеев, Баграж җирлеге башлыгы:

-Алда иң зур эшләрдән урам юлларын төзекләндерү тора. Әлеге уңайдан Сарсаз-Багражда - 1 Май урамы (750 метрда), Оренбург (500); Урта Багражда - Үзәк (200), Күперле (200), Яңа урам (100); Югары Багражда Тынычлык (400), Совет (200), Яр буе (600), Чишмәле урамнары (150) юллары ремонтланачак. Өч авылда да Бөек Ватан сугышында һәлак булган сугышчылар истәлегенә куелган һәйкәлләр төзекләндереләчәк.

Валерий Маркелов, Сәвәләй җирлеге башлыгы:

-Узган ел җирлектә шактый эш башкарылды. Урамнарда яктырткычлар алыштырылды, зур ябалдашлы агачлар киселде. Сәвәләйдә 2 километр арада яңа суүт-кәргеч сузылды, 2,5 километрда иске суүткәргеч ремонтланды.

Агымдагы елда Кара-Елгада урам яктырткычларын алыштырасы, су скважинасын казыйсы бар. Сәвәләйдә Котовский урамына су кертергә планлаштырабыз. Ниятләгән эшләр юк түгел, кайчакта алар уйламаганда тормышка аша, кайчакта ниятләп тә килеп чыкмый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: