Зәй офыклары

Әниләр дә, бәбиләр дә йөри

Энергетиклар урамының 11нче йортында урнашкан «Яшьлек» клубы яңа уку елында тагын да яңарды, матурланды. Узган ел ачылган клуб заманча төзекләндерелгән булса да, яңа уку елында балалар-яшүсмерләрне тагын да ныграк җәлеп итү максатында, яшьләр идарәсе аның эчке стеналарын бизәп үзгәртергә карар иткән. Бу көннәрдә уздырылган "Ачык ишекләр көне"ндә катнашкан балалар, чыннан...

Энергетиклар урамының 11нче йортында урнашкан «Яшьлек» клубы яңа уку елында тагын да яңарды, матурланды. Узган ел ачылган клуб заманча төзекләндерелгән булса да, яңа уку елында балалар-яшүсмерләрне тагын да ныграк җәлеп итү максатында, яшьләр идарәсе аның эчке стеналарын бизәп үзгәртергә карар иткән. Бу көннәрдә уздырылган "Ачык ишекләр көне"ндә катнашкан балалар, чыннан да, яраткан клубларының аларны тагын да күркәмрәк төстә каршы алуына бик шатланды.

- Безнең бурыч - кече яшьтәгеләр, яшүсмерләрне мөмкин кадәр күбрәк клубка җәлеп итеп, аларны файдалы шөгыльләр белән мәшгуль итү. Бигрәк тә яшүсмерләрне урам йогынтысыннан аралау мөһим, монда килеп алар үзләрен кызыксындырган шөгыль белән мавыга, психолог киңәшләрен тыңлый. Егетләрне, мәсәлән, биредә бию түгәрәге җәлеп итә. Алар белән зуррак сыйныфта укучы егетләр шөгыльләнү дә уңай нәтиҗә бирә, - ди өстәмә белем бирү педагоглары Аэлита Дорж һәм Людмила Архиреева.

Быел да бу бию түгәрәге эшен дәвам итә. "Моtion bits" дип аталган төркем белән X сыйныф укучысы Артур Нигъмәтуллин җитәкчелек итә. Артур үзе бию күнекмәләрен интернет челтәрендә видеоязмалар аша өйрәнә, якын-тирә шәһәрләрдә үткәрелгән бәйгеләрдә катнашып, призлы урыннар алганнар. Артур икенче ел рәттән инде клубта кечерәк яшьтәгеләргә үзе белгәннәрне өйрәтә. "Нәрсә эшләргә белми урамда йөрүгә караганда, бирегә килеп шөгыльләнү күпкә отышлы. Энергия шактый катлаулы күнегүләргә сарыф ителә һәм бу үзе үк спорт белән шөгыльләнүнең бер төре", - ди ул.

"Яшьлек" клубын яшь әниләр дә үз итте. Быел да алар өчен махсус түгәрәк һәр көнне көндезге сәгать 10нан 12гә кадәр (шимбә-якшәмбедән кала) эшли. Биредә әниләр балалары белән бергә пластилин әвәли, сәйлән тезә, рәсемнәр ясый, ә балалар уеннар белән мавыкканда кул эшләре белән шөгыльләнү мөмкинлеге дә бар. Узган ел 15 әни бирегә йөреп, сабыйларын шул рәвешле бакчага әзерләгән. Хәтта әниләр өчен фитнес түгәрәге дә оештырылган. Мәктәп укучылары өчен клуб ишекләре көндезге сәгать 1дән 5кә кадәр ачык. Монда кул эшләре, шахмат-шашка, төрле өстәл уеннары белән мавыгырга мөмкин. Спорт эстафеталары, тапкырлыкны сынаучы викториналар, тәрбияви мултьфильм, кинофильмнар күрсәтү, психологик тренинглар уздыру күздә тотыла. Быел оештыручы-педагоглар айга бер мәртәбә "Ял көне клубы" кысаларында республиканың истәлекле урыннарына экскурсияләр оештырырга исәпли.

- Нәрсә белән генә мавыксак та, без монда күңелле яшибез, мин үзем аеруча спорт уеннарын яратам. Йорт янәшәсендә менә шундый вакытны кызыклы үткәрү урыны булу яхшы, - ди IV сыйныф укучысы Владислав Красильников.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: