Зәй офыклары

Ничек яшисең, студент?

25 гыйнвар - Россия студентлары көне. Бу көн белән студентлар тормышына кагылышлы ике мөһим указ бәйле. Аның беренчесе - 1755 елда императрица Елизавета Петровнаның «Мәскәү университеты учреждениесе турында» боерыгы, икенчесе - 2005 елда Россия Президенты Владимир Путинның «Россия студентлары көне турында» Указга кул куюы. Шул рәвешле, дәүләт тарафыннан белем алырга...

25 гыйнвар - Россия студентлары көне. Бу көн белән студентлар тормышына кагылышлы ике мөһим указ бәйле. Аның беренчесе - 1755 елда императрица Елизавета Петровнаның «Мәскәү университеты учреждениесе турында» боерыгы, икенчесе - 2005 елда Россия Президенты Владимир Путинның «Россия студентлары көне турында» Указга кул куюы. Шул рәвешле, дәүләт тарафыннан белем алырга теләүче яшьләр югары бәяләнә. Мәгариф идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, районда да мәктәпне тәмамлагач һөнәр үзләштерүгә омтылмаган укучылар юк дисәң дә, ялгыш булмас. Соңгы өч елда югары уку йортларына керүчеләр саны арта бара. Бу яшьләребезнең югары белемле булып, тормышта үз урыннарын табарга омтылуы турында сөйли. Мәсәлән, узган уку елында мәктәп тәмамлаган 240 укучының 218е югары уку йортына укырга кергән. Бу 90,8 процентны тәшкил итә. Соңгы елларда Казан федераль университеты, аның филиаллары популярлык казана. Анда районнан 60 студент белем ала. Шулай ук Мәскәү, Санкт-Петербург кебек эре шәһәрләрнең югары уку йортларына керүчеләр дә шактый күзәтелә. Ә IX сыйныфны бетереп, һөнәри белем алучылар - 329. Алар арасыннан 126 укучы Зәй политехник колледжын сайлаган. Бу ата-ана өчен дә, бала өчен дә үз туган шәһәре, районында һөнәри белем алып чыгу өчен уңайлы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: