Зәй офыклары

Нишлисез сез, әниләр?

Эчеп-исереп йөреп, пычранып, ямьсезләнеп беткән, тормыш баткаклыгына чумган кешеләр болай да дөньяны бизәми, ә алар арасында хатын-кызларның да булуы - тагын да аяныч. Айнытып, юындырып, киендереп куйсаң, матур гына буласы хатын-кызларның урам бетереп, теләсә-нинди сүзләр кычкырып, сасы исләр аңкытып йөрүе җанны хафага сала. Бәлки аларның юлдан язуга китергән җитди сәбәпләре...

Эчеп-исереп йөреп, пычранып, ямьсезләнеп беткән, тормыш баткаклыгына чумган кешеләр болай да дөньяны бизәми, ә алар арасында хатын-кызларның да булуы - тагын да аяныч. Айнытып, юындырып, киендереп куйсаң, матур гына буласы хатын-кызларның урам бетереп, теләсә-нинди сүзләр кычкырып, сасы исләр аңкытып йөрүе җанны хафага сала. Бәлки аларның юлдан язуга китергән җитди сәбәпләре дә бардыр, ләкин дөньяга кул селтәп, көн дә аракы эчеп кәефләнү турында гына уйлап йөрүче бу адәми затларны күңел акламый. Әле күптән түгел генә йөрәккә тия торган бер хәлнең шаһиты булырга туры килде. Үзәк дәваханәнең балалар бүлегендә табибны көтеп утырам. Балалары авырып дәваханәгә килгән әти-әниләрнең йөзләре борчулы. Һәркем сабыен бераз гына түзәргә үгетли. Табиб апа тиздән терелтәчәк дип өметләндерә, матур сүзләр әйтеп юата. Шушы күренешне бозып, ишектән тавышланып үзе генә бер хатын килеп керде. Әле яшь кенә булуына карамастан, юылмаган, тәлгәшләнеп беткән чәчләр, пычрак киемнәр, бөкшәйгән кыяфәт, аны хәлсез карчыкка әйләндергән. Үзеннән ургылып күңел болгаткыч исләр аңкый, кичә эчкән хәмердән әле ныклап айнып та җитмәгәне сизелеп тора. Керә-керешкә ул, елый-елый, шәфкать туташларына ябышты. "Улымны бер генә күреп чыгыйм әле", - дип ялвара. Медицина хезмәткәрләре аңа башта опека һәм попечительлек бүлегенә барып сөйләшергә киңәш иттеләр. Баксаң, аны менә шундый тәртипсез тормыш алып барганы, баласын тәрбияләмәгәне өчен ана хокукыннан мәхрүм итү турында сүз бара икән. Улын да балаларны дәвалау бүлегенә тамагы тук булыр, медицина күзәтүе үтәр дип салганнар. "Ана хокукыннан мәхрүм итмәсеннәр өчен ни эшләргә икән?" дип бәргәләнгән бу хатын бик тә кызганыч иде. Әмма... Шушы дәрәҗәгә төшкәнче ни эшләп йөрдең соң син, дип җилтерәтәсе килә үзен. Баш югалтыр хәлгә килгәнче эчеп, соңыннан бала дип йөрүче бу хатын ышаныч тудырмый, алга таба улына яхшы әни була алу шик уята.

Күптән түгел шәһәр прокуратурасында тикшерелгән бер эш тә нәкъ менә шундый үз язмышына киртә куючы хатын турында булды. Дәрыйга (исем үзгәртелде) - кәеф-сафалы тормыш рәвешенә күнегеп, бер-бер артлы хокук бозып, җинаять җаваплылыгына тартылган хатын. Иректән мәхрүм ителү урыныннан кайтканына да әле бер ел чамасы гына. Әмма нинди генә түбән хәлләргә төшсә дә, сабак алмаган. Алай гына да түгел, ул үзе тапкан улын җәрәхәтләүгә кадәр барып җиткән.

Алар иртәдән үк улы, үзләре белән бер фатирда яшәүче ир-ат белән өчәүләшеп аракы эчәләр. Теге ир исереп йоклап киткәч тә, аналы-уллы тагын бер шешәне бушаталар. Үзара ызгышып китеп, бер-берсенә әшәке сүзләр әйтешә башлыйлар. Каны кайнаган хатын, өстәлдә яткан пычакны алып кизәнә һәм егетнең күкрәгенә китереп кадый. Хәтта шушы хәлдән соң да аналык хисе уянмый үзендә. Тиз генә ашыгыч ярдәм чакыртасы урында, җинаять эзен - пычакны югалту ягын карый, урамга чыгып, аны чүп контейнерына ташлый. Егеткә ашыгыч ярдәмне күршеләре чакырта. Хатын тикшерү барышында улын үзен көчләргә теләде дип белдерә. Кызы исә мондый хәлнең булуы мөмкин түгеллеген, ә әнисенең салган килеш "бөтенегезне дә суеп бетерәм" дигән сүзләрне еш кабатлавын әйтә.

Олы гына хатынның үз балаларына карата шундый миһербансыз булуы коточкыч. Судта ул үз гаебен танып, үкенүен белдерсә дә, әйләнә-тирәдәгеләр өчен ул куркыныч зат буларак билгеләнде һәм 4 елга ирегеннән мәхрүм ителде. Менә шундый затларның арабызда булуы күңелгә бик авыр тәэсир итә. Бөтен җиһанга, үз кадерегезне белеп яшисе урынга, нишлисез сез, әниләр, акылга килегез, дип кычкырасы килә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: