Зәй офыклары

Һөнәри лигада – беренче

Татарстан Икътисад министрлыгы үткән елның ноябреннән агымдагы елның февраленә кадәр "Global Management Challenge" проекты кысаларында бизнес белән идарә итү һәм стратегия буенча чемпионатның төбәк этабын үткәрде. Анда 700дән артык кеше катнашты. Он-лайн режимда ике раундта кече, урта, эре эшмәкәрлек субъектлары вәкилләре, аспирантлар, югары курс студентлары көч сынашып, 14 команда финалга...

Татарстан Икътисад министрлыгы үткән елның ноябреннән агымдагы елның февраленә кадәр "Global Management Challenge" проекты кысаларында бизнес белән идарә итү һәм стратегия буенча чемпионатның төбәк этабын үткәрде. Анда 700дән артык кеше катнашты. Он-лайн режимда ике раундта кече, урта, эре эшмәкәрлек субъектлары вәкилләре, аспирантлар, югары курс студентлары көч сынашып, 14 команда финалга чыкты. Финалда Казан федераль университетының "МВА-12" командасы составында чыгыш ясаган Зәй музыка мәктәбе директоры Анна Краснова һөнәри лигада беренче урын яулады. Хәзер ул Мәскәүдә узачак чемпионатның Бөтенроссия финал өлешенә чакыру алды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: