Зәй офыклары

Нәсел-нәсәп юлны өзми нигезгә

Туганнар бердәмлеге байлыктан артык. Нәсел-нәсәпләр очрашуын, бер нәсел кешеләренең Сабантуйлар уздыруын ишетеп күңел сөенә. Бар ул, бар туганлык җепләрен өзми саклаган нәселләр. Күренекле дин эшлеклесе, табиб, язучы һәм мәгърифәтче Таҗетдин Ялчыгол нәселе шундыйлардан. Алар бик еш очраша. Очрашу, гадәттә, ул яшәгән нигездә оештырыла, бабалары рухына дога укыйлар, аралашалар, яшь буынны...

Туганнар бердәмлеге байлыктан артык. Нәсел-нәсәпләр очрашуын, бер нәсел кешеләренең Сабантуйлар уздыруын ишетеп күңел сөенә. Бар ул, бар туганлык җепләрен өзми саклаган нәселләр. Күренекле дин эшлеклесе, табиб, язучы һәм мәгърифәтче Таҗетдин Ялчыгол нәселе шундыйлардан. Алар бик еш очраша. Очрашу, гадәттә, ул яшәгән нигездә оештырыла, бабалары рухына дога укыйлар, аралашалар, яшь буынны барлыйлар. Якташыбызның тууына 250 ел тулу уңаеннан быелгы очрашу Ялчыголның уртанчы улы Җәләлетдиннең Мөхәммәтшакир улы тармагы (Һидиятулла, Сөнгатулла, Рауза, Гыйззәтулла) буенча туганнар җыелуы иде.

Очрашуга дүрт буын - сигезенче дистәне ваклаучы гыйлемле, зирәк ак яулыклы әбиләр, 50-70 яшьлек ир-егетләр, ханымнар, урта һәм яшь буын вәкилләре җыелды. Мондый очрашуларны оештыруда Гамир Таҗетдинов, аның сеңлесе Рәзилә Җиһаншина, Алсу Талипова - энтузиастлар. Соңгы очрашу да алар тырышлыгы белән булды. Традициягә тугры дими - ни дисең аларны! Гомумән, Гамир Госманович ерак бабасы исемен мәңгеләштерүдә игелекле эшләр башкара, аның тәрҗемәи хәленә бәйле мәгълүматлар җыюын дәвам итә, эзләнә.

Буыннар чылбыры өзелми: әлеге буын - укымышлы нәсел кешеләре, дин әһелләре белән туганлык-кардәшлек мөнәсәбәтләре урнаштырган. Шунысы игътибарга лаек, бу нәселнең һәр тармагы, вәкиленең йөз-кил-бәтендә ерак бабалары Таҗетдиннең күркәм сыйфатлары, кылган гамәлләрендә исә тәрбиялелек, зыялылык, абруй сизелә. Чорлар, еллар аша гаиләләр оешып килә, туганлык-кардәшлек мөнәсәбәтләре киңәя, элемтә-бәйләнеш, багланышлар ныгый бара. Бу нәселдән нинди генә күренеклеләр юк! Һидиятулла тармагыннан язучы Диләрә Зөбәерова, ТР юстиция министры Әнәс Таҗетдинов, Рауза тармагыннан ТР Президенты аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Латыйфа тармагыннан физика-математика фәннәре кандидаты, профессор Гамир Мөбәрәкҗанов һ.б.лар.

Ялчыгол берара Мәлемдә яшәгән. Ул яшәгән нигездә шул чордагы таш амбар, күгәреп-тутыгып беткән сандык, үтүк әле дә саклана. Бу нигездә гомер иткән Госман ага (мәрхүм) Таҗетдинов, аннан Фәүзия апа (ул күптән түгел генә вафат) Ялчыгол буынын җыйнап торды. Әлеге нигез гомер-гомергә аш-сулы, бәрәкәтле булган, аннан ниндидер илаһи нур, сафлык бөркелә. Табынга утыргач, алтмыштагыны түгел, алтыдагыны сыйла, дия иде әби-бабайлар, ди Гамир Госманович. Бу яшь буынга игътибарлы бул, диюгә ишарә булган. Яшь буын барланган, аларга нәселгә генә хас күркәм сыйфатлар тапшырылган. Гомумән, тирә-юньдә абруйлы, зыя-лы нәсел санала Ялчыгол токымы. Бу нигездә яшәгәннәргә Мәлемнән, күрше авыллардан кеше өзелми. Җәләлетдин тармагыннан Мөхәммәтшакир, Сөнгатулла, Госман, Фәүзия ерак бабалары кебек дин-исламга хезмәт иткән. Ә менә Түбән Биштә яшәүче Рәмзия апа Сәгытдинова, ерак бабасы кебек, үзен кешеләрне сихәтләндерү эшенә багышлаган. Ул хәзер шәригать кануннары буенча яши.

Мәлем халкы нинди шаукымлы еллар булса да, бердәм яшәгән. Сәяси золым елларында дингә тугры булган Таҗетдин токымын сатмаган, ә киресенчә, әлеге нәселгә җил-яңгыр тидерми саклаган. Әлеге нәселнең кайбер тармаклары репрессия елларында шактый зыян күргән, йорт-җиреннән куылган, Себергә озатылган. Шуның нәтиҗәсе буларак, ятим үстек, үзебезнең тырышлык белән укыдык, яшәдек, ә курку хисе безне гомер буе озата килде, дип сөйләгән иде Нәкыя апа Сәфәрова Ялчыгол укулары вакытында.

Очрашу буыннарның аралашуы, ерак бабалары турында хатирәләрне барлау кебек җылы мохиттә, ихлас узды. Ул "Нур" мәчете имамы ярдәмчесе Фатыйх хәзрәт Нуруллин Коръән сурәләрен укудан башлады. Җирлек башлыгы Фәнзия Николаеваның очрашуда катнашуы аны мәртәбәләде. Укучыларның Ялчыголга багышлап күрсәткән тамашасы һәркем күңеленә хуш килерлек булды. Гамир Таҗетдинов ерак бабалары турында сөйләп, сүзне һәр тармак, һәр буын вәкиленә бирде.

-Кечкенә идем әле: нефть табыла башлаган еллар, безгә Азнакайдан нефть эзләүчеләр белән килгән бер кыз кереп, без сезнең белән бер нәселдән дип, әбисе юллаган сәламнәрне ирештереп, күчтәнәчләр тапшырган иде. Без моны күптән түгел генә белдек, баксаң, ерак бабай тумышы белән Азнакай районы Чалпы авылыннан икән, - ди Гамир абый Таҗетдинов.

Тарихчы Дамир Гарифуллин бу хакта мәгълүматны архивлардан күптән түгел генә эзләп тапкан. Ялчыгол Түбән Кама, Зәй якларында булып, Югары Мәлемдә 12 ел яши, аны үз итә, ярата. Һидиятулла тармагыннан булган Халисә апада Ялчыголның әлеге авыл турында шигырь юллары сакланган.

Урманында, болынында

Җиләк-җимеш чуктин чуктыр.

Халаегы бик миһманчыл -

Тәкәбберлек юктин-юктыр.

Мин фәкыйрьне олылыйлар,

Шифа сүзем - бөтен моңым.

Бу карьянең мәшһүр аты -

Ил каршында булгай Мәлем.

Биредә ул иҗади мирас, саллы нәсел калдырган. Сәфәр кылып, кешеләрне дару-дәрман иткән, дин гыйлеме, мәгърифәт тараткан. Ялчыгол нәселе буенча Дамир Гарифуллин төзегән шәҗәрә киң ябалдашлы агачны хәтерләтә. Ул Тутый хан, Кол Галиләргә барып тоташа. Әлеге нәсел икенче яктан Чыбыклы мулласы Садрый мулла Төхвәтуллинга барып ялгана. Төркиядә яшәгән мөһаҗир булган күренекле тарихчы, археолог, зыялы милләттәшебез Хәмит Кошай - әлеге нәселдән.

-Төркиягә баруым хәбәрен ишеткәч, Ялчыгол нәселе Хәмит Кошайның (ул чакта вафат булган була) сеңлесе, улына безнең сәламнәрне ирештер әле дигән иде. Сеңлесе Рауза белән телефоннан, улы белән исә күрешеп сөйләшкән идем, - ди Миләүшә Хәйруллина.

Улы Татарстанда яшәүче нәсел тамырлары белән кызыксынган, сәламнәр юллаган. Хәмит Кошай - Төркиядә мәгълүм зат, Истамбулда ханнарга багышлап ачык һавада булдырылган музей - аның хезмәте. Ялчыгол үзе дә Төркиядә булган. Дагыстан якларына да сәфәр кылган. Бу чорда да иҗат итми калмагандыр. Эзләнәсе, өйрәнәсе бар әле, димәк. Эзләгән эзгә төшми калмый. Югары Мәлемдә яшәп иҗат иткән мирасын да табып бетерәсе бар. Аның чормаларда саклаган күп кенә кулъязмалары янып беткән. Кем белә, бәлки, кемнәрдәдер алар сакланадыр да?.. Әнә бит Имәнлебашта "Һәфтияк"нең Таҗетдин кулы белән язылган тәфсире сакланган. Якутлар вакытлар белән табыла тора. Ялчыголны "әүлия" дип юкка әйтмәгәннәрдер. Ул әледән-әле оныкларының төшенә керә.

-Бездә сурәткә төшү булмаган бит, яшькелт чалма кигән ерак бабам төшемә кергәч, Имәнлебашка зиратын кылырга бардым. Ул вакытта безнең нәсел аның кайда күмелүен белми иде әле, - ди Разилә апа.

Лаеклы ялга чыккач, ханым үзе дә ныклап дин-исламга хезмәт итә, белем өсти, эзләнә, ерак бабасы кебек хаҗ гамәле кылып кайтты. Әлеге нәселдә Ялчыгол белән горурлану хисе көчле. Мондый очрашулар дәвамлы булырга, ерак бабайлар, шулай ук безгә дә догачылар калдырырга тиешбез, ди Алсу ханым Талипова. Алсу ханым да Ялчыгол буенча эзләнүләр алып бара. Очрашуда иң өлкәннәргә, яңа гаилә коручылар, яңа гына әти-әниләр булганнарга бүләкләр тапшырылды. Нәсел-нәсәпнең иң зур рәхмәте Ялчыголның исемен мәңгеләштерүчеләрнең берсе Ленар Шаһиевка иде. Очрашуда аның урыны түрдән булды. "Әүлия" хөкемендә булган Ялчыголга таш һәм манара кую күңелем халәте, рухы шат ятсын, ди Ленар Миннерәшитович (ул үзе дә әти-әнисе нәселен җыйнап, очраштырып тора икән). Имәнлебашлылар Коръән ашларында Ялчыгол рухына багышлап еш дога кыла, аның турында риваятьләрне сөйли. Югары Мәлем халкында аның белән горурлану хисе бар, укучылар исә без - Ялчыгол оныклары, дия.

Ялчыгол нәселендә алга таба да укымышлылар, зыялылар була торсын, нәсел-нәсәп очрашулары дәвамлы булсын. Менә шундый борынгы, күп тармаклы, зыялы нәсел - милләтнең йөзен билгеләүче, аны яшәтүче дә бит ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: