Зәй офыклары

Очрашу урыны – Зәйнең Имәнлебаш клубы

Әниләр көне алдыннан социаль үзәкнең өйгә йөреп хезмәт күрсәтү бүлеге белгечләре "Игелекле очрашулар" клубы чаралары кысаларында Имәнлебаш авылында булды. Мәдәният йортына авылның социаль хезмәтләрдән файдаланучы һәм өлкән кешеләре чакырылды. Мәдәният йортының өч буын вәкилләрен берләштерүче "Җәүһәр" фольклор ансамбле "40 көнгәчә яш баланы тәрбияләү" дигән йола күренешен кунакларга тәкъдим итте. Әби-бабаларыбызның...

Әниләр көне алдыннан социаль үзәкнең өйгә йөреп хезмәт күрсәтү бүлеге белгечләре "Игелекле очрашулар" клубы чаралары кысаларында Имәнлебаш авылында булды. Мәдәният йортына авылның социаль хезмәтләрдән файдаланучы һәм өлкән кешеләре чакырылды. Мәдәният йортының өч буын вәкилләрен берләштерүче "Җәүһәр" фольклор ансамбле "40 көнгәчә яш баланы тәрбияләү" дигән йола күренешен кунакларга тәкъдим итте. Әби-бабаларыбызның татар халкының милли традицияләренә таянып, баланы 40 көнгә кадәр ничек тәрбияләгәннәре чагылдырылды әлеге күренештә. Очрашу соңыннан чәй өстәле янында дәвам итте. Табын янында өлкәннәр башка борынгы йола, гореф-гадәтләрне искә алып, аларны яшь буынга шушы рәвешле матур итеп күрсәтү кирәклеге турында фикерләште.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: