Зәй офыклары

Олег Морозов ГРЭС коллективы белән очрашты

М. В. Ломоносов исемендәге Мәскәү дәүләт университеты каршындагы фәнни-уку үзәге җитәкчесе Олег Морозов һәм район җитәкчелегенең ГРЭС хезмәт коллективы белән дә очрашу җылы, җанлы узды. Район җитәкчелеге очрашуны ил өчен әһәмиятле эшкә - халыкны җылылык һәм электр энергиясе белән белән тәэмин итүгә багышлаган энергетикларга рәхмәт сүзе белән башлады. Сезгә тирән...

М. В. Ломоносов исемендәге Мәскәү дәүләт университеты каршындагы фәнни-уку үзәге җитәкчесе Олег Морозов һәм район җитәкчелегенең ГРЭС хезмәт коллективы белән дә очрашу җылы, җанлы узды. Район җитәкчелеге очрашуны ил өчен әһәмиятле эшкә - халыкны җылылык һәм электр энергиясе белән белән тәэмин итүгә багышлаган энергетикларга рәхмәт сүзе белән башлады. Сезгә тирән хөрмәтем белән югары һөнәри осталыгыгыз, район тормышында, спорт ярышларында актив булуыгыз өчен рәхмәт белдерәм, диде ул һәм районда башкарылган һәм башкарыласы эшләргә киңрәк тукталды. Станция директоры Сергей Токмашев ГРЭСта эшләүчеләр, лаеклы ялда булганнарга күрсәтелгән социаль ташламалар һәм гарантияләр, квалификацияләр күтәрү, станциянең үсеш перспективалары турында сөйләде. Станция хезмәткәрләре тырышлыгы - регион үсешенең гарантиясе ул. Олег Морозов чыгышын кыска тотып, Татарстанның үсеше һәм аның дөнькүләм танылуын бәян итте. Хезмәт коллективы очрашудан канәгать калды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: