Зәй офыклары

Олы йортка ни кирәк – кечесенә шул кирәк

Районда «Кече авыл көне» уздыру традициясе елдан-ел матур төсмерләр алып дәвам итә. Шундый чараның быел беренчесе берничә көн элек Зичәбашта үтте. Ачык йөзле, киң күңелле, уңган-булган халык гомер итә биредә. Заманында Зичәбаш терлекчелек фермасы белән дан тоткан. Биредә башлангыч мәктәп, фельдшерлык пункты, кибет бар. Авыл 108 хуҗалыктан тора, анда 156...

Районда «Кече авыл көне» уздыру традициясе елдан-ел матур төсмерләр алып дәвам итә. Шундый чараның быел беренчесе берничә көн элек Зичәбашта үтте.

Ачык йөзле, киң күңелле, уңган-булган халык гомер итә биредә. Заманында Зичәбаш терлекчелек фермасы белән дан тоткан. Биредә башлангыч мәктәп, фельдшерлык пункты, кибет бар. Авыл 108 хуҗалыктан тора, анда 156 кеше яши. Авыл халкы мал асрау, яшелчә үстерү белән шөгыльләнә. Бүген авылда унга якын яшь гаилә яши. Алар арасында сыер савучылар һәм механизаторлар бар. Бу гаиләләр "Восток" агрофирмасының "Игенче" бүлекчәсенә вахта белән эшкә йөри. Авылда бер генә буш йорт та юк. Лаеклы ялга чыккан авылдашлары, шәһәрдән кайтып, сатып ала йортларны. Василий Антонов матур таш йорт төзеп куйган. Исәбе - киләчәктә авылга кайту. Юрий Антоновның да йорты ерактан ук балкып тора. Юрий элек дуңгызчылыкта эшләгән, хәзер исә үз эшен ачып җибәргән. Авыл халкы аның кибетенә теләп йөри, анда барлык төр товарлар да сатыла.

Зичәбашның төп халкын керәшен татарлары тәшкил итә. Кайчандыр Түбән Новгородтан күчеп килгән биш рус гаиләсе һәм өч татар да яши биредә. Юлларга асфальт түшәлмәсә дә, 2010 елда вак таш белән күтәртелгән. Авыл халкы чишмәләрдән чылтырап аккан су эчә. Чишмәләр дигәннән, алар биредә өч дистәдән артып китә. Бу чишмәләр Зичә елгасына кушыла, Зичә исә Зәй елгасына коя.

Авылга чирмешләр нигез салган дигән версия яши. Чөнки авылда аларның зиратлары саклана. 1750 елларда керәшен татарлары килеп төпләнә. Шулай ук биредә биш хуҗалыкта ясаклы татарлар яшәве дә мәгълүм. Бүгенге көндә дә сакланып калган топонимик атамалар шул хакта сөйли. Мәсәлән, "Нәби сукмагы", "Шакир әрәмәсе", "Дәүләтша өсте" - шундыйлардан. Һәр авыл кешесе өчен аның һәр сукмагы, һәр агачы, тыкрыгы, әрәмәсе күңелгә якын була. Чөнки болар - бала вакыттан ук күңел түренә туган телебез аша кереп утырган урыннар. Аларда безнең тарихыбызның бер өлеше, халыкның моңы, кайгысы-шатлыгы, куанычы һәм сагышы саклана.

Һәр төбәкнең үз үсеш тарихы, үз даирәсе, үз мохите, үзенең данлыклы кешеләре бар. Шундыйларның берсе - Ксенофонт Антонов. Ул - хезмәт һәм тыл ветераны. Июнь аенда 84 яшен тутырган. Авылдашлары аны "аяклы тарих" дип йөртә. Бабай авыл тарихын өйрәнә. Үзенең җиде буын бабаларын белә. 1980 елдан башлап бөтен авыл тарихын туплаган. Аның дәфтәрендә кайсы хуҗалык ничәнче елда төзелгән, күпме сыер, сарык, кәҗә асраганлыгына кадәр бар. Ул үзенең белгәннәрен һәм өйрәнгәннәрен яшь буынга теләп җиткерә. "Безнең мәктәпнең яраткан кунагы ул", - ди башлангыч сыйныф укытучысы Роза Шишкина. Роза Шишкина - Зичәбаш башлангыч мәктәбе укытучысы. Ул 22 ел балаларга белем һәм тәрбия бирә. Берьюлы бер бүлмәдә 4 сыйныф укыту өчен күпме көч кирәк! Мәктәп кечкенә булгач, проблемалар да азрактыр инде дигән сорауга ул: "Зур өйгә нәрсә кирәк - кечесенә шул кирәк", - дип җавап бирде. Роза - Әхмәт авылы кызы. Зичәбашка 1985 елда килен булып төшкән. Авыл халкы бер-берсе белән дус яши, бердәм халык Зичәбашта, ди ул. Шуңа күрә мәктәптә ата-аналар белән төрле кичәләр, бәйрәмнәр оештыра алар. Кабан-Бастрык һәм Түбән Биш мәктәпләре белән тыгыз элемтәдә торалар. Зичәбаш мәктәбеннән балалар шул мәктәпләргә күчә. Укучыларны күрше авылга мәктәпкә автобус йөртә. Мәктәп чиста, зәвык белән бизәлгән. Һәр җиргә кеше кулы тигәнлеге күренеп тора. Җыештыручылары Татьяна Михайлованы бик тырыш, чиста ханым, ди укытучы. Мәктәп автоклуб хезмәткәрләре белән дә уртак тел тапкан. Алар бергәләп авыл халкы өчен төрле бәйрәмнәр оештыралар. Кыскасы, автоклуб хезмәткәрләре - биредә үз кеше. Авыл көненә дә концерт программасы белән килде алар. Сиринә Хөснетдинова һәм Ольга Трофима җитәкчелегендәге концерт бригадасы авыл халкын рәхәтләндереп ял иттерде.

Авылның фельдшерлык пункты да мәктәп белән бер бинага урнашкан. Анда 23 ел Фәния Вәлиева мөдирлек итә. Фәния ханым үзе Дүрт-Мунча авылында яши. Һәр көн иртән эшкә килеп йөри. Минем авыруларымның күпчелеге - пенсионерлар, ди ул. Бүгенге көндә 18 яшькәчә - 18 яшүсмер, 1 яшьтән 4 яшькә кадәр - 11 бала, 88 пенсионер һәм 25 эшче аның күзәтүе астында тора. Медпункт кирәкле медицина инструментлары белән тәэмин ителгән. Кечкенә булса да, процедура бүлмәсе дә бар.

Зичәбаш авылы тулы канлы тормыш белән яши. Үз авыллары мәктәбендә белем алып, туган авыл халкы өчен хезмәт иткән кешеләре белән горурлана алар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: