Зәй офыклары

Онытылмый ул – Чернобыль

Бүген нурланыш аварияләре һәм һәлакатләрдә һәлак булучыларны искә алу көне. 27 ел элек, 1986 елның 26 апрелендә Чернобыль атом электр станциясендә авария булды. Аның нәтиҗәләрен бетерүгә илебезнең төрле төбәкләреннән белгечләр, эшчеләр тартылды. Зәйдән Чернобыльдә 99 кеше катнашты. Бүгенге көндә аларның 66сы гына исән. Калганнары эшләү чорында алынган нурланыш тәэсире белән...

Бүген нурланыш аварияләре һәм һәлакатләрдә һәлак булучыларны искә алу көне.

27 ел элек, 1986 елның 26 апрелендә Чернобыль атом электр станциясендә авария булды. Аның нәтиҗәләрен бетерүгә илебезнең төрле төбәкләреннән белгечләр, эшчеләр тартылды.

Зәйдән Чернобыльдә 99 кеше катнашты. Бүгенге көндә аларның 66сы гына исән. Калганнары эшләү чорында алынган нурланыш тәэсире белән төрле авырулардан үлде.

Әлеге уңайдан бүген Җиңү бульварында чернобыльчеләрне искә алу булды. Бирегә һәлкаттә катнашучылар, җәмәгатьчелек вәкилләре җыелды. Митинг барышында алар тарихка фаҗига булып кергән вакыйганы искә төшерде, һәлак булганнарны бер минут тынлык белән искә алды, һәлак булганнар истәлегенә куелган ташка чәчәкләр салды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: