Зәй офыклары

Парлы картлык – үзе бер шатлык

Һәр гаиләнең үз юлы, үз шатлыклары, көенечләре, үз тарихы бар. Чыбыклыда яшәүче Рәйсә апа белән Миннегали ага Мөхәммәдиевларның бергә гомер итүләренә 60 ел тула. Рәйсә апа шушы көннәрдә 80 яшьлек юбилеен да билгеләп үтте. Бер-берсен ихтирам итеп, бер-берсенә терәк булып, иңгә-иң куеп, кулга-кул тотынышып тормыш юлыннан атлаучы бу пар 7...

Һәр гаиләнең үз юлы, үз шатлыклары, көенечләре, үз тарихы бар. Чыбыклыда яшәүче Рәйсә апа белән Миннегали ага Мөхәммәдиевларның бергә гомер итүләренә 60 ел тула. Рәйсә апа шушы көннәрдә 80 яшьлек юбилеен да билгеләп үтте.

Бер-берсен ихтирам итеп, бер-берсенә терәк булып, иңгә-иң куеп, кулга-кул тотынышып тормыш юлыннан атлаучы бу пар 7 бала үстергән. Бүген аларның 14 оныгы, 7 оныкчыгы бар. Өлкән яшьтә булуларына карамастан, әле йорт-җирләрен үзләре карап торалар. Бакчаларында җиләк-җимеш, яшелчә үстерәләр.

Беренче мәртәбә танышулары да кызыклы булган. 1950 елларда була бу хәл. Элек яшьләр аулак өйләрдә, өмәләрдә, колхоз эшләрендә таныша торган булган. Рәйсә апа белән Миннегали абый да Әрҗүдә апаларда аулак өйдә очраша. Югары оч егете Миннегали аръяк кызы Рәйсәне бер күрүдә ошата. Аулак өйдән беренче тапкыр Миннегали кызны озатып куя. Егет кызның әнисен бик яхшы белә. Әнисенә охшаса, яхшы хатын, әни булыр, минем тапкан малымны да җилгә очырмас дип, үзеннән ике яшькә олы кызга өйләнергә ният кыла. Ул вакыттагы авылның мулласы Гарифулла бабай Гыйльманов аларга никах укый. Борынгылар кәләшкә "барган җиреңдә таш бул" дип теләгәннәр бит. Чыбыклы авылында туып-үскән бу кәләшкә дә шушы Югары оч Мөхәммәдиевлар нигезендә таш булырга язган.

Мондый ишле гаиләдә килен вазифаларын башкару, тормыш көтү бер дә җиңел булмагандыр аңа.

- Әни кояш синең йоклап ятканыңны күрергә тиеш түгел, бәхетне кояш чыкканчы тараталар, дия иде. Бер эштән дә куркып тормадым. Каенанам әйтмешли, бергә тапкан малның кадерен белеп яшәдек. 33 ел каенана белән бик килешеп, уртак тел табып гомер кичердек. Туган йортыма, килен булып төшкәннән соң, бер сәгатьтән артыкка кайтып торганым булмады, - ди Рәйсә апа.

Өйләнешеп бер ел яшәгәч, Миннегали абыйны армиягә алалар. Пермьдә һәм Мордва республикасында өч ел хезмәт иткән ул. Ул вакытта Рәйсә апа яшь бала белән каенанасы Мөсәүрә янәшәсендә яшәгән. Әле бит йортта иренең кияүгә чыкмаган сеңлесе дә булган. Каенанам үз кызы кебек күрде, какмады, башкалардан да сүз әйттермәде, дип бик җылы хисләр белән искә ала ул каенанасын. Миннегали абыйның бөтен хезмәт юлы тимер-томыр, авыр техника арасында узган. Иң беренче - тәгәрмәчле тракторда, аннары гомер буе чылбырлы тракторда җир сөргән, урман ташыган, кыш буе колхоз малларына басудан салам китергән. Заманында Миннегали абый коммунист булган, эштән соң, авыл һәм район партоешмасы җыелышларында катнашкан. Аның социалистик ярышта ирешкән уңышлары өчен КПССның Татарстан өлкә комитеты секретаре Фикърәт Табиев һәм Татарстан АССР Югары Советы президиумы рәисе Батыев куллары белән имзалаган Мактау грамотасы да бар. Миннегали абый Куйбышев сусаклагычы төзүдә катнашкан.

- Колхоздан ике мәртәбә сусаклагыч урыны ясарга җибәрделәр. Ат белән Куйбышевка кадәр алты-җиде көн бара идек. Урман кисүдә эшләдек, - дип сөйли ул.

Рәйсә апа алты кыз һәм бер малай үстереп кенә калмаган, колхоз эшендә дә эшләгән: терлекчелек фермасында яшь бозаулар караган.

- Ул вакытта бөтен хезмәт кул белән башкарыла иде. Яшь бозауларны эчертү өчен су буеннан көянтәләп су ташыдык, утын ягып су җылыттык, кул белән дүрт-биш гектар шикәр чөгендере, бәрәңге эшкәрттек, - ди ул.

Ике-өч мәртәбә Ярослауга торф чыгарырга да җибәргәннәр аны. Пенсиягә чыккач та 12 ел мәдәният йортында җыештыручы булып эшләгән. «Ул вакытта эш ничек кенә авыр булса да, яшәүләре күңелле иде. Сабантуйларына Үчкә, Шепкә, Аксар, Уратма авылларына бара идек. Безне Уратма һәм Үчкә авылларындагы мәчет манараларының киселмичә, исән калулары шаккаттыра иде. Социалистик җәмгыятьтә яшәгәндә бу безнең өчен аңламаслык хәл иде. Димәк, ул мәчет манараларын исән калдырырга да мөмкин булган икән бит. Бары бу авылның ул чордагы җитәкчеләренә генә бәйле булган икән», - ди Рәйсә апа.

- Бәхет ул күктән дә төшми, акчага да сатылмый. Бәхетне мин фәкать үз кулларым белән төзедем дип уйлыйм. Йортны хатыным белән белән бергәләп салдык. Хатыным - иң олы бәхетем. Гомер буе минем туганнарымны хөрмәт итеп яшәде. Бәйрәмнәрдә 35ләп кеше җыела идек. Һәрберсен елмаеп каршы алып, кунак итеп озата иде. Менә шундый хатынны ничек хөрмәт итмисең инде?! Парлы картлык - олы бәхет ул, - ди Миннегали абый.

Әйе, гомер көзләренә парлашып кергән бу гаилә бәхетне зур сабырлык, тырышлык, бер-берсенең хаталарын гафу итеп, юл бирә белүдә дип саный.

- Бөтен яктан да килгән кеше булмый. Бер-береңә яраклаша, кимчелекләрне кабул итә белергә кирәк. Ә иң мөһиме - сабырлык! Хатын-кыз сабыр, түзем булганда гына тормыш җайлы бара. Бүгенге яшьләргә шул сыйфатлар җитми, шуңа күрә аерылышулар күбәйде. Ачуланышкан саен, төенчеген төйнәп, әнисенә кайтып киткән хатын гаиләне бәхетле итә алмый. Тормыш ачуланышуларсыз, үпкәләшүләрсез генә бармый. Ә аларны җайлап-майлап үткәрә белү хатын-кыздан зур осталык, сабырлык сорый, - ди бай гаилә тәҗрибәсе булган Рәйсә апа.

Алты кыз һәм уллары Мөнәвирнең инде үзләренең оныклары үсә. Әти-әниләре балалары белән горурланса, улы-кызы, кияве дә өлкән буынны хөрмәт итеп, аларның йөзенә кызыллык китермәскә омтылып яши. Әби-бабаларыбыздан калган тәртипне саклап тормыш итә алар. Уллары Мөнәвир сүзләренчә, алар нинди генә эш башкарсалар да, әти-әни ничек бәяләр икән дип уйлый икән.

Миннегали абый һәм Рәйсә апаның кешелекле, сабыр икәнлекләре нурлы йөзләреннән күренә. Алар тормышларының бер генә минутыннан да зарланмыйлар, ачлык-ялангачлык елларын авырсынып искә алмыйлар. Киресенчә, бер-беренә булган эчкерсез мәхәббәтне, хөрмәтне саклый алар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: