Зәй офыклары

Паспортлар тапшырылды

Паспорт алу - кеше тормышында дулкынландыргыч вакыйга. Бу - олы, мөстәкыйль тормышка аяк басу. Шәхесне раслаучы әлеге документ хокуклар бирә, бурычлар һәм җаваплылык өсти. Зәй ЗАГС бүлегендә дистәдән артык укучыга паспорт тапшыру тантанасында бу хакта ассызыклап әйтелде. Мөһим чарада миграция хезмәте белгече Эльвира Исрафилова һәм "Бердәм Россия" сәяси партиясенең җирле...

Паспорт алу - кеше тормышында дулкынландыргыч вакыйга. Бу - олы, мөстәкыйль тормышка аяк басу. Шәхесне раслаучы әлеге документ хокуклар бирә, бурычлар һәм җаваплылык өсти. Зәй ЗАГС бүлегендә дистәдән артык укучыга паспорт тапшыру тантанасында бу хакта ассызыклап әйтелде. Мөһим чарада миграция хезмәте белгече Эльвира Исрафилова һәм "Бердәм Россия" сәяси партиясенең җирле бүлеге җитәкчесе Хәким Камалетдинов катнашты һәм чыгыш ясады. Укучыларга паспорт белән "Бердәм Россия" сәяси партиясенең җирле бүлегеннән истәлекле бүләкләр дә тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: