Зәй офыклары

Патриотик тәрбия - бүгенге вәзгыять

Зәй "Шатлык" халыкка социаль хезмәтләр күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлегендә балалар һәм яшүсмерләр өчен Ватан каһарманнары көне уңаеннан мәгълүмати танып белү чарасы уздырды. Аның максаты - яшь буында ватанпәрвәрлек, үткәнгә һәм каһарман якташларга хөрмәт тәрбияләү. Социаль хезмәткәрләр укучыларга Ватан каһарманнары көненең барлыкка килү тарихы, Георгий тасмасы...

Зәй "Шатлык" халыкка социаль хезмәтләр күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлегендә балалар һәм яшүсмерләр өчен Ватан каһарманнары көне уңаеннан мәгълүмати танып белү чарасы уздырды. Аның максаты - яшь буында ватанпәрвәрлек, үткәнгә һәм каһарман якташларга хөрмәт тәрбияләү. Социаль хезмәткәрләр укучыларга Ватан каһарманнары көненең барлыкка килү тарихы, Георгий тасмасы турында сөйләделәр. Әлеге темага оештырылган презентациядән соң, чарада катнашучылар викторина сорауларына, табышмак-мәкальләргә җавап тоттылар. "Батырлык" ордены һәм медаленә лаек якташлар, аеруча Валентин Скобелев турындагы мәгълүмат катнашучыларда кызыксыну уятты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: