Зәй офыклары

Пенсия эшләмәсәң генә арта

Һәр елны пенсияләрнең төгәл билгеләнгән вакытта индексацияләнүе һәм график буенча соңармыйча түләнүе - безнең пенсия системасының төп казанышы әнә шул. Гадәттәгечә, хезмәт пенсияләре елына ике тапкыр арттырыла. Быел да пенсионерлар мондый үсешкә өмет итә ала. Февральдә өлкәннәрнең акчасы 4 процентка артачак. Икенче индексациянең нинди күләмдә булуы әлегә билгеле түгел. Республикабызда...

Һәр елны пенсияләрнең төгәл билгеләнгән вакытта индексацияләнүе һәм график буенча соңармыйча түләнүе - безнең пенсия системасының төп казанышы әнә шул. Гадәттәгечә, хезмәт пенсияләре елына ике тапкыр арттырыла. Быел да пенсионерлар мондый үсешкә өмет итә ала. Февральдә өлкәннәрнең акчасы 4 процентка артачак. Икенче индексациянең нинди күләмдә булуы әлегә билгеле түгел.


Республикабызда хәзерге вакытта 1,1 миллион пенсионер исәпләнә. Өлкән яшьтәгеләргә, инвалидларга, караучысыз калганнарга дәүләт ай саен билгеләнгән күләмдә акча күчерә. Картлык буенча хезмәт пенсиясен алучылар, билгеле, иң күбе.

Соңгы елларда Россия пенсия системасында зур үзгәрешләр булды. Узган елның 1 гыйнварыннан пенсия исәпләүнең яңа кагыйдәләре гамәлгә керде. Белүебезчә, минималь стажга таләпләр үзгәрде. 2024 елга пенсия алу өчен минималь стаж 15 елдан да ким булмаска тиеш. Шулай ук 30 балл туплап өлгерергә кирәк. Таләп ителгән баллар күләме дә кискен рәвештә түгел, ә ел саен әкренләп кенә арттырылып бара.

Бүгенге көндә 1,1 миллион пенсионерның 400 меңгә якыны эшләвен дәвам итә. Моңа кадәр ел саен башкарылган пенсия индексациясе барлык лаеклы ялдагыларны колачласа, 2016 елдан аларның пенсия акчасын арттырудан баш тарттылар.

Гамәлгә кергән үзгәрешләр буенча, агымдагы елның февралендә 2015 елның 30 сентябренә кадәр эштән киткән пенсионерларның пенсиясе генә индексацияләнәчәк. Эш урыныннан соңрак киткән пенсионерлар турындагы мәгълүматны исә предприятие-оешма җитәкчелеге ай саен биреп торырга тиеш. Пенсионер эшләми дигән хәбәр алынгач, Пенсия фонды аның пенсиясен шулай ук индексациялиячәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: