Зәй офыклары

Пенсия фонды идарәсе белгечләре айлыкка йомгак ясады

Мәҗбүри пенсия иминият кертемнәре буенча бурычларны бетерү зур социаль мәгънәгә ия. Пенсия түләүләрен өзеклексез башкару, аның күләмен даими төстә арттыра бару үз вакытында һәм тулы күләмдә әлеге кертемнәрне күчерүгә бәйле. Кызганычка каршы, районда күп кенә шәхси эшмәкәрләрнең түләү дисциплинасы "аксый". 2015 елның 1 октябренә Зәй районында мәҗбүри пенсия иминият кертемнәре...

Мәҗбүри пенсия иминият кертемнәре буенча бурычларны бетерү зур социаль мәгънәгә ия. Пенсия түләүләрен өзеклексез башкару, аның күләмен даими төстә арттыра бару үз вакытында һәм тулы күләмдә әлеге кертемнәрне күчерүгә бәйле. Кызганычка каршы, районда күп кенә шәхси эшмәкәрләрнең түләү дисциплинасы "аксый". 2015 елның 1 октябренә Зәй районында мәҗбүри пенсия иминият кертемнәре буенча бурычлар - 18 миллион сумнан артык. Әлеге бурычларны киметү максатында район Пенсия фонды идарәсе белгечләре законда каралган барлык чаралар комплексын куллана. Әҗәтләрне киметүдә иң үтемле алымнарның берсе булып суд приставлары белән берлектә үткәрелүче рейдлар тора. Шуңа нигезләнеп, Пенсия фонды идарәсе белгечләре суд приставлары белән агымдагы елның 5 октябреннән 3 ноябрьгә кадәр "Бурычлы шәхси эшмәкәрләрнең әҗәтләрен бетерү айлыгы" акциясе оештырды. Айлык кысаларында суд приставлары белән эшлекле очрашулар үткәрелеп, бурычлары билгеләнде, аерым эшмәкәрләр белән эшләү мөһимлеге ассызыкланды, берләштерелгән рейдлар ясалды.

Шундый 9 рейд - шәһәрдә, 13 рейд авыл җирлекләрендә яшәүче барлыгы 95 эшмәкәрне колачлады. Аларның гомуми бурычы 4 702 321 сум белән исәпләнә. Авыл җирлекләрендә яшәүче 10 эшмәкәргә карата суд приставлары 105 акт төзеде. Нигездә шәхси хуҗалыкларда тотылучы терлек, кош-кортларга арест салынды. Бу исемлеккә барлыгы 12 кәҗә, 5 дуңгыз, 6 бозау, 1 сыер, 40 каз, 40 үрдәк, 70 тавык кертелде. Арест салынган милек хуҗаларында билгеле вакыт үтеп сатылганчы торырга тиеш, ә аны сатылганнан соң кергән сумма бурычларны каплауга җибәрелә. Шунысы да бар, арест салынган терлек, әйберләрне хуҗалар бозмаска, үз белдекләре белән сатмаска, югалтмаска тиеш, бу таләпләр үтәлмәгәндә бурычлы эшмәкәргә РФ Җинаять кодексының 312нче маддәсе нигезендә җавап тоту яный.

Әлеге категория бурычлылар белән эшләү катлаулы, ди пенсия фонды идарәсе белгечләре, чөнки әҗәтләрен капларга теләмичә качып йөрүчеләр дә бар.

Гомумән алганда, айлык кысаларында рейдлар нәтиҗәсендә 600 мең сумлык бурычларны каплатуга ирешелгән. Рейдлар дәвам итәчәк, өйләргә суд приставлары килеп арест салу гамәлләре кылынмасын өчен бурычларны тиз арада бетерү мөһим.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: