Зәй офыклары

Пенсия фондына бурычлы шәхси эшмәкәрләрне аулыйлар

Республикада шәхси эшмәкәрләрдән бурычларын түләттерү буенча айлык бара. Ул 17 июньгә кадәр дәвам итә. Айлык кысаларында Зәй Пенсия фонды идарәсе хезмәткәрләре 18 майдан 4 июньгә кадәр суд приставлары хезмәте белән берлектә сәүдә үзәкләре, базар, эшмәкәрләрнең яшәү һәм эшчәнлек алып бара торган урыннарына 5 рейд үткәрде. 239 мең сум бурычы булган...

Республикада шәхси эшмәкәрләрдән бурычларын түләттерү буенча айлык бара. Ул 17 июньгә кадәр дәвам итә.

Айлык кысаларында Зәй Пенсия фонды идарәсе хезмәткәрләре 18 майдан 4 июньгә кадәр суд приставлары хезмәте белән берлектә сәүдә үзәкләре, базар, эшмәкәрләрнең яшәү һәм эшчәнлек алып бара торган урыннарына 5 рейд үткәрде. 239 мең сум бурычы булган 9 эшмәкәрнең милкенә арест салынды, нәтиҗәдә аларның 5се 94 мең сум күләмендә әҗәтен түләде. Җәйге яллар вакытында бурычлары күп булганнарга илдән читкә чыгуны чикләү буенча эш көчәйтелде.

Пенсия фонды идарәсе исегезгә төшерә, әгәр дә гражданин найм буенча түгел, ә үзенә эшләргә карар итсә, бу очракта аның булачак пенсиясе бары үзенә генә бәйле. Үзмәшгульлек белән шөгыльләнүчеләр мәҗбүри пенсия иминиятенә иминият взносларын үзләре өчен мөстәкыйль түли. Шуны да истә тотарга кирәк, эшмәкәрнең эшчәнлек алып бару-бармавына карамастан, иминият кертемнәре аның Бердәм дәүләт реестрына кертелгән көненнән башлап исәпләнә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: