Зәй офыклары

Полиция кыш бабае акциясенә йомгак ясалды

Һәр елдагыча декабрь уртасыннан алып гыйнварь башы ялларында быел да шәһәребезнең Полиция Кыш бабае Кар кызы белән бергә социаль авыр хәлдәге гаиләләрдә тәрбияләнүче балаларны сөендерергә онытмады. Татарстан Республикасы Эчке эшләр министрлыгы боерыгы белән оештырылучы әлеге чара Зәебездә традицион төс алып, үзенчәлекле бер вакыйгага әверелде. Районыбыз эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре үз...

Һәр елдагыча декабрь уртасыннан алып гыйнварь башы ялларында быел да шәһәребезнең Полиция Кыш бабае Кар кызы белән бергә социаль авыр хәлдәге гаиләләрдә тәрбияләнүче балаларны сөендерергә онытмады. Татарстан Республикасы Эчке эшләр министрлыгы боерыгы белән оештырылучы әлеге чара Зәебездә традицион төс алып, үзенчәлекле бер вакыйгага әверелде.

Районыбыз эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре үз хисапларыннан балаларга баллы күчтәнәчләр һәм уенчыклар сатып алып, Полиция Кыш бабае аны сабыйларның өйләренә килеп тапшырды. Балигъ булмаганнар белән эшләүче бүлек тарафыннан билгеләнгән 30 гаиләдә балалар погонлы Кыш бабайдан бүләкләр алды, осталыкларын күрсәтте, тәртипле булып үсәргә вәгъдә бирде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: