Зәй офыклары

“Политзавод”ның чираттагы этабы башланды

Газета укучыларыбызга республикада "Политзавод- 2016" проекты старт алуы турында хәбәр иткән идек. Хәзер аның каршы-каршы алып барыла торган этабы башланды. Проектта катнашучылар белән әңгәмәләр, интервью, тренинглар үткәрелә. "Сәләт" яшьләр берләшмәсендә беренче 50 кеше белән конкурсның сайлап алу этабы үтте. Экспертлар яшьләрнең активлыгын, ышандыра алу сәләтен, лидерлык сыйфатларын, команда белән эшли...

Газета укучыларыбызга республикада "Политзавод- 2016" проекты старт алуы турында хәбәр иткән идек. Хәзер аның каршы-каршы алып барыла торган этабы башланды. Проектта катнашучылар белән әңгәмәләр, интервью, тренинглар үткәрелә. "Сәләт" яшьләр берләшмәсендә беренче 50 кеше белән конкурсның сайлап алу этабы үтте. Экспертлар яшьләрнең активлыгын, ышандыра алу сәләтен, лидерлык сыйфатларын, команда белән эшли белүен тикшерә. Проектка үткән яшьләр яңа белемнәр үзләштерә, ә бу аларга киләчәктә сәясәттә карьера ясау өчен бик кирәк булачак.

-Без республиканың төрле төбәкләреннән проектта катнашуга 18-35 яшьлек кешеләрдән 500ләп гариза алдык. Беренче этаптан соң аларның 100е генә калырга тиеш. Сайлап алынган 100 кеше масштаблы чараларда, дебатларда, ачык фикер алышуларда, яшьләр праймеризларында катнаша. Нәтиҗәләр буенча җиңүчеләр ачыклана. Ә алар партия эчендәге праймеризларда катнаштыруга тәкъдим ителәчәк, ул чараларда үзен күрсәтә алучылар алга таба Дәүләт Думасына депутатлыкка кандидатлар, депутат ярдәмчесе сыйфатында стажировка үтүгә, район башлыклары ярдәмчеләре була ала. ТОП-100гә эләгүчеләр автомат төстә "Бердәм Россия" партиясенең башка кадрлар белән бәйле проектларында, "Политзавод"ның мастер-классларында, праймеризларда сайлап алучы һәм күзәтүче сыйфатларында катнаша. Нинди генә очракта да проектта катнашучы һәркем үзен күрсәтә алачак.

Язын Россиядә беренче мәртәбә ачык модельдәге яңа праймеризлар үтәчәк. 2007 елдан Татарстанда үткәрелә башлап, күп кенә яңалыклар кертелгән тәҗрибәне без Дәүләт Думасына сайлаулар барышындагы праймеризларда файдалана алачакбыз,- ди проектның авторы, "Бердәм Россия" партиясенең Татарстан Республикасы буенча региональ бүлеге башкарма комитеты җитәкчесе Андрей Кондратьев

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: