Зәй офыклары

Проект старт алды

"Политзавод-2016" яшьләр проектында катнашуга гаризалар кабул итү кампаниясе башланды. Нәрсә соң ул "Политзавод"? Ул - республиканың сәяси-иҗтимагый тормышын тагын да җанландыру максатында сәяси яктан актив яшьләрне сайлап алуга корылган проект. Ул "Бердәм Россия" сәяси партиясенең региональ бүлеге, "Яшь гвардиянең" Татарстан штабы, "ТРның иҗади яшьләр академиясе" региональ җәмәгать оешмасы тарафыннан гамәлгә...

"Политзавод-2016" яшьләр проектында катнашуга гаризалар кабул итү кампаниясе башланды.

Нәрсә соң ул "Политзавод"? Ул - республиканың сәяси-иҗтимагый тормышын тагын да җанландыру максатында сәяси яктан актив яшьләрне сайлап алуга корылган проект. Ул "Бердәм Россия" сәяси партиясенең региональ бүлеге, "Яшь гвардиянең" Татарстан штабы, "ТРның иҗади яшьләр академиясе" региональ җәмәгать оешмасы тарафыннан гамәлгә ашырыла.

"Еш кына дәүләт партиясенә кайбер процедуралар ябык, аларга теләгән кеше керә алмый, дип ризасызлык белдерәләр. Бүген "Политзавод-2016" проекты Татарстанның 18-35 яшьлек яшь гражданнары өчен ачык. Үзен сәясәттә сынарга, Дәүләт Думасы, ТР Дәүләт Советы, муниципаль берәмлек депутатлары, шәһәр-район башлыклары янында тәҗрибә өйрәнергә теләгән яшьләрне проектта катнашырга чакырабыз", - ди "Бердәм Россия" партиясенең Татарстан буенча региональ бүлеге башкарма комитеты җитәкчесе Андрей Кондратьев.

Проект берничә этаптан тора. Алар - "Политзавод. Запуск" (1 октябрь - 10 ноябрь), «Политзавод. РИТМ» (10 - 15 ноябрь), «Политзавод. Яшьләр праймеризы" (15 - 22 ноябрь). Аның беренчесе инде башланды, гаризалар 26 октябрьгә кадәр кабул ителә. Читтән торып чыгарылган нәтиҗәләр буенча, сайлап алынучылар әңгәмәгә чакырыла һәм шулар арасыннан "Топ-100" төркеме формалаштырыла. Сайлап алынучылар һәм кызыклы спикерлар белән оештыру сессиясе, "Дебаты" коммуникацион уены үткәрелә. Икенче этапка чыгу өчен рейтинг ясалып, 50 катнашучы сайлап алына, финалга чыгучылар "Яшьләр праймериз"ында катнашып, җиңүчеләр билгеләнә. Алга таба җиңүчеләр, финалистларга партия эчендәге праймеризда катнашырга тәкъдим ителә, шуның нәтиҗәсендә РФ Федераль Җыены Дәүләт Думасына сайлауларда депутатлыкка кандидат буларак катнашу мөмкинлеге туа, шулай ук тәҗрибә өйрәнүгә җибәрелә.

"Актив яшьләргә сәясәттә үзләрен күрсәтергә мөмкинлек бирергә кирәк", - ди Андрей Кондратьев һәм әлеге проектта республиканың 300ләп яшь кешесе кайнашыр дип көтелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: