Татарстан буенча Гражданлык эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр буенча министр урынбасары Николай Суржкохәбәр иткәнчә, Мәскәүдән Хургадага һәм Шарм-эль-Шейхка борт җибәреләчәк. Анда Россия туристларының бөтен багажы төяләчәк. Мәскәүгә ул борт тулгач кына ( ул якынча 40 тоннаны сыйдыра) кире юнәләчәк. Ә аннары инде Мәскәүдән ял итүчеләрнең багажы төбәк авиакомпанияләре белән Россия шәһәрләренә кайтарылачак.
Татарстанның туризм буенча дәүләт комитеты башлыгы Сергей Иванов сүзләренчә, әлегә бу карарның ничек гамәлгә ашырылачагы төгәл ачыкланмаган. Әмма ул туристларның ялын вакытыннан алда бозмаячаклар дип ассызыклады, ял итүчеләр путевкаларында билгеләнгән вакытта кайтачак.
Туроператорлардан исә бары тик «Натали-тур» гына Мисырга алынган билетлар өчен акчаларны кире кайтару вариантын карый икән. Калганнары Ростуризм карарын көтәчәк. Әлегә алар туристларны башка юнәлешләргә күчерә, нигездә бу - Төркия.
Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Мисырга очулар туктату белән бәйле мәсьәләләрне хәл итү өчен төбәк штабын булдырырга карар кылды. Штабны Татарстан вице-премьеры Васил Шәйхрәзиев җитәкләле.