Зәй офыклары

Путиннан котлау килде

Чыбыклы авылында гомер кичерүче Тәгъзимә әби Ризвановага 90 яшьлек юбилее уңаеннан Россия Президенты Владимир Путиннан котлау килде. "Хөрмәтле Тәгъзимә Борһанетдин кызы! Юбилеегыз уңаеннан ихлас котлау һәм изге теләкләремне кабул итегез. Без сезнең буын - Бөек Ватан сугышының бик авыр сынауларын намус белән узган батырлар һәм җиңүчеләр буыны белән горурланабыз. Сезгә...

Чыбыклы авылында гомер кичерүче Тәгъзимә әби Ризвановага 90 яшьлек юбилее уңаеннан Россия Президенты Владимир Путиннан котлау килде. "Хөрмәтле Тәгъзимә Борһанетдин кызы! Юбилеегыз уңаеннан ихлас котлау һәм изге теләкләремне кабул итегез. Без сезнең буын - Бөек Ватан сугышының бик авыр сынауларын намус белән узган батырлар һәм җиңүчеләр буыны белән горурланабыз. Сезгә сәламәтлек, иминлек һәм изге теләкләр!" - дигән юллар бар анда.

Нәкъ туган көне көнне Тәгъзимә әбине котларга район башлыгы Татьяна Воропаева да килде.

- Юбилеегыз белән тәбрик итәм сезне! Бүгенге матур, якты көннәр өчен без сезнең алда баш иябез. Бәхетле, тыныч картлык, сәламәтлек телим, - диде ул.

Тәгъзимә әбине юбилее белән район Советының аппарат җитәкчесе Клара Габидуллина, Чыбыклы мәктәбе директоры Сания Әхтәмова да котлады. Алар аңа изге теләкләр җиткереп, бүләкләр тапшырды.

Тәгъзимә әби Ризванова ялгызы гына гомер кичерә. Тормышын алып барырга сеңлесенең килене Рәхимә һәм сеңлесенең кызы Мөнзилә апалар ярдәм итә. Рәхимә апа - шәфкать туташы, көн дә кереп әбинең кан басымын үлчи, кирәк булса даруларын бирә, Мөнзилә апа исә аны ашатып-эчертә, юындыра, киемнәрен юа. Кыскасы, әби аларга бик рәхмәтле булып яши. Күршесе Миңненур апа - әбинең сердәшчесе.

Гаиләдә 3 бала үсә алар: ике кыз һәм бер ир-егет. Балачак һәм үсмер вакытлары авыр елларга туры килә. Бөек Ватан сугышы башланганда үсеп буй җиткән Тәгъзимәгә нинди генә эшләр башкарырга туры килми: үгез җигеп икмәк, печән ташу, басуда кул белән урак уру, көлтә бәйләү... Саный китсәң, кул һәм аяк бармаклары да җитмәс ул башкарган эшләрне.

Сугыш аны гаиләсез дә калдыра. Балалар үстерергә, оныклар сөяргә насыйп булмый аңа. Шулай да бу йорттан кунаклар бер дә өзелми. Сеңлесенең балалары, оныклары, кардәшләре еш килә. Аларны бергә җыеп торучы Тәгъзимә әбигә зур рәхмәтле алар. Аннары бу гаиләләр - авылда бик хөрмәтле һәм үрнәк.

Әби Рәхимә, Мөнзилә, сеңлесенең улы Хәниф тәрбиясеннән бик канәгать булып яши. Аның өенең чисталыгына, бакча-куралтыларының төзеклегенә искитәрлек.

Аның тормыш юлын тәфсилли башласаң, китап язарлык. Ул елларның авырлыгын язып та, сөйләп тә бетерерлек түгел инде ул. Әле дә шат күңел белән гомер итүче Тәгъзимә әбинең гомер юлы гыйбрәт алырлык.

- Хәзер барысы да әйбәт, - дип шөкер итә 90 яшьлек әби. - Бик матур яшибез, илләр тыныч, ашарга җитәрлек. Яшьләр өчен генә түгел, безгә дә рәхәт бүгенге тормыш.

Нәкъ туган көнендә үз гомерендә беренче мәртәбә шундый игътибар һәм хөрмәт күрде әби. Президент, район башлыгы тәбрикләвен ул күзләре йомылганчы онытмас.

Район башлыгы Россия Президенты котлауларын шул көнне ук Иске Зәй бистәсендә гомер итүче Оркыя Галәлиевага, Шыкмайдан Шәмсенур Сибгатуллинага һәм Имәнлебаштан 95 яшен тутыручы Дөлһидә Шәймәрдановаларга да җиткерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: