Зәй офыклары

Һәр авылда - мәйданчык

Шәһәр-бистәләрдә генә түгел, авылларда да балалар мәйданчыклары ясала хәзер. Соңгы елларда бу эш аеруча активлашты. Әлеге җәһәттән Аксар авыл җирлеген өлге итеп куярлык: аңа караган биш авылда уен мәйданчыклары бар. Аксар, Перцовка һәм Иске Тәкмәк авылларында алар быел җәйдә сафка басты. Аларны ачу малай-кызлар өчен чын мәгънәсендә бәйрәм булды. Аксарда...

Шәһәр-бистәләрдә генә түгел, авылларда да балалар мәйданчыклары ясала хәзер. Соңгы елларда бу эш аеруча активлашты. Әлеге җәһәттән Аксар авыл җирлеген өлге итеп куярлык: аңа караган биш авылда уен мәйданчыклары бар. Аксар, Перцовка һәм Иске Тәкмәк авылларында алар быел җәйдә сафка басты. Аларны ачу малай-кызлар өчен чын мәгънәсендә бәйрәм булды.

Аксарда балалар мәйданчыгы җирлек "Иң яхшы авыл җирлеге" республика конкурсында җиңеп алган грант акчасының бер өлешенә төзелде. Агач уен элементлары Чаллыда ясатылды, аларны "Управдом" җаваплылыгы чикләнгән ширкәте урнаштырды, эшмәкәр Шакиров мәйданчык биләмәсен койма белән әйләндереп алды. Биредә балаларны иң нык җәлеп иткәне мультфильм геройларыдыр, мөгаен. Рәссам Наилә Твердая иҗат иткән образлар мәйданчыкка үзенчәлекле төсмер өсти. Мәйданчык булуга балалардан битәр ата-аналар шат.

-Кызым Азалия мәктәптән кайтып, дәресләрен карагач, мәйданчыкка ашыга. Ул - балаларга уйнау өчен менә дигән урын. Урна да куйсалар, яхшы булыр иде, бу фикерне җирлек җитәкчелегенә дә җиткердем, - ди Гүзәл ханым Борһанова.

Авылда яшьләр, балалар күп. Моңа кадәр балалар җыелып уйный торган урын булмаган, җәен шәһәрдән кайтканнарның да яраткан урынына әйләнгән ул мәйданчык.

- Перцовкада ул үзара салым акчасына ясалды, авыл халкы референдумда шуны сораган иде, - ди җирлек башлыгы Юрий Гыйльманов.

- Утыргычлар, баскетбол корзинасы куелса, янәшә-тирәсенә агач-куаклар да утыртылса, мәйданчык тагын да матур булыр иде, - ди авыл халкы.

Иске Тәкмәктә мәйданчык - клуб янәшәсендә. Әлеге мәйданчык белән мәдәният учагы кечкенә авыл өчен тулы бер композиция тәшкил итә. Биредә ул җирлек бюджеты хисабына ясалды. Моңа кадәр мәктәп биләмәсендә иске таганнар булган. Заманча, яңа элементлардан торган ком эчендә утырган уен мәйданчыгы кечкенә утраучыкны хәтерләтә.

Әлеге мәйданчыкларда балаларның шат авазы тынып тормасын. Балалар - авылларның киләчәге.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: