Зәй офыклары

Һәр әни үз осталыгын күрсәтте

Зәйнең район мәдәният йортында Әниләр көне уңаеннан гадәти булмаган чара үтте. Мәдәният хезмәткәрләре аны "Әнинең тәмле идеясе" дип атады. 15 әни тиз вакыт эчендә, стандарт булмаган шартларда ризык, тәм-том әзерләү буенча үзенең осталыгын күрсәтте. Төп бирем һәр әнинең үзенә генә хас ризыгын әзерләп килү иде, моның өстенә тиз арада бутерброд,...

Зәйнең район мәдәният йортында Әниләр көне уңаеннан гадәти булмаган чара үтте. Мәдәният хезмәткәрләре аны "Әнинең тәмле идеясе" дип атады. 15 әни тиз вакыт эчендә, стандарт булмаган шартларда ризык, тәм-том әзерләү буенча үзенең осталыгын күрсәтте. Төп бирем һәр әнинең үзенә генә хас ризыгын әзерләп килү иде, моның өстенә тиз арада бутерброд, салат эзерләп күрсәтү бурычы куелды. Ярыш барышында Илиза Тимерханова 5 минут эчендә өй шартларында майонез әзерләү буенча мастер-класс күрсәтте. Мастер класстан соң, конкурста катнашучылар үзләренең салатларын шул майонезны кулланып ясап бетерде. Конкурста үзләрен сынаган Маргарита Сергеева, Юлия Шегурова, Гөлшат Хрипунова, Роза Зотова, Марина Кондрабаева, Зоя Давыдова, Роза Кузьмина, Людмила Галимова, Флера Бухарова, Лилия Асташина, Валентина Борисова, Әлфия Кондрабаева, Анна Королева, Зөлфия Әхмәтшина, Ольга Агашкина эшләрен Михаил Атласов җитәкчелегендә жюри бәяләде. Жюри эшләрнең кабатланмас, үзгә булуына игътибар итте. Һәр эш аерым номинациядә бүләккә ия булды.

Мондый бәйге-очрашулар гаиләләрне танышу, үзара аралашуга этәрә. Чара тәмамлангач та түгәрәк өстәл артында конкурсантларның гаилә әгзалары бергәләп чәй эчте, бер-берсенең әзерләгән ризыгын тәмләп карады, рецептлар алышты. Конкурс концерт номерлары, тамашачылар белән җылы аралашу формасында барды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: