Зәй офыклары

Һәр сурәттә – тирән мәгънә

Узган атнада «Энергетик» Мәдәният сарае каршындагы мәйданда «Рамсыз» дип исемләнгән үзенчәлекле фотокүргәзмә эшләде. Әлеге күргәзмәдәге фотоларның авторы - шәһәрдәшебез Надежда Атласова. Нинди генә фотолар юк иде анда?! Аларның һәрберсендә - кешенең уй-кичерешләре, тормыш, яшәү фәлсәфәсе, мизгел... Әнә бер кыз рельска чемоданын, аның өстенә аяк киемен куеп, кемнедер яки нәрсәдер көтә....

Узган атнада «Энергетик» Мәдәният сарае каршындагы мәйданда «Рамсыз» дип исемләнгән үзенчәлекле фотокүргәзмә эшләде. Әлеге күргәзмәдәге фотоларның авторы - шәһәрдәшебез Надежда Атласова.

Нинди генә фотолар юк иде анда?! Аларның һәрберсендә - кешенең уй-кичерешләре, тормыш, яшәү фәлсәфәсе, мизгел... Әнә бер кыз рельска чемоданын, аның өстенә аяк киемен куеп, кемнедер яки нәрсәдер көтә. Ике балерина табигать кочагында бии. Ә берәү хыялында йөзә. Кыскасы, һәр фото кабатланмас, үзгә, тирән мәгънәгә ия. Надеждага шул мизгелләрне тотып алу сәләте каян килгән? Тумышы белән Мурманскидан ул. Биредә мәктәптә укыганда фотога төшерүгә хирыс була. Бу хирыслыгы аны журналистика факультетына укырга китерә. Зәйгә күчеп кайткач, үзәк китапханәдә эшли. Һәм биредә эшләгәндә фотосурәт аша ныклап иҗат итүгә керешә. Анда гайре табигый мизгелләрне тотып алу сәләте үсеш ала башлый.

- Кайчакта сурәт тудыру төшемә керә, - ди Надежда.

Аннан ул төшендәгене тормышка ашыра. Күбрәк ул фотосурәтләрендә бәхет төшенчәсенә аңлатма бирергә тырыша. Ә бәхет дигәннәре күпкырлы, күпьяклы. Әнә ул бер рәсемдә - җитәкләшеп бару, икенчесендә - җәйге яңгыр, үз-үзең булып калу. Халык арасында барганда кемнеңдер мөлаем елмаюын күреп, алай ук начар түгел бит әле дип нәтиҗә ясау да - бәхет ул. Кемгәдер синең кирәк булуың - шулай ук бәхет. Надежда һәр фотосурәтенә әнә шулай итеп матур аңлатма да бирә. Яңа өйләнешкән парларның язылышу, туй, юбилей мизгелләрен оста, серле итеп төреп бирә алу сәләтенә ия ул. Күргәзмәгә килүчеләр аның иҗат эшләренә сокланып, гаҗәпләнеп карады.

- Һәр рәсемнең үзенчәлекле үз кыйбласы булу җәлеп итә, - ди Татьяна Суланова.

Зәйдә шундый талантлы кыз барлыгына күпләр га- җәпләнде күргәзмә белән танышкач. Кемнәрдер автордан автограф алды, кемнәрдер тантаналарга чакырды. Ул көнне Надеждадан да бәхетле кеше юк иде.

- Зәйлеләрнең эшләремне яратып караулары мине тагын да канатландырды, - диде ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: