Зәй офыклары

Һәр тармакта үсеш күзәтелә

Район Советының «Муниципаль районның 2011-2015 елларга социаль-икътисади үсеш программасы» гамәлдә һәм ул район-шәһәрдә яшәүче халыкның тормыш дәрәҗәсен күтәрүдән гыйбарәт. Хакимияттә район башлыгы урынбасары Роберт Халитов рәислегендә узган «түгәрәк өстәл»дә районның агымдагы ел тугыз ае социаль-икътисади үсеш нәтиҗәләре тикшерелде. Утырышка шәһәрнең оешма-предприятие җитәкчеләре, җирлек башлыклары, икътисадның төрле тармаклары өчен җавап бирүче...

Район Советының «Муниципаль районның 2011-2015 елларга социаль-икътисади үсеш программасы» гамәлдә һәм ул район-шәһәрдә яшәүче халыкның тормыш дәрәҗәсен күтәрүдән гыйбарәт. Хакимияттә район башлыгы урынбасары Роберт Халитов рәислегендә узган «түгәрәк өстәл»дә районның агымдагы ел тугыз ае социаль-икътисади үсеш нәтиҗәләре тикшерелде. Утырышка шәһәрнең оешма-предприятие җитәкчеләре, җирлек башлыклары, икътисадның төрле тармаклары өчен җавап бирүче затлар чакырылды. «Түгәрәк өстәл»дә чыгыш ясаучылар чыгышларын тәкъдим итәбез.

Павел Байрашев, район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары:

-Агымдагы елның 9 ае икътисади үсешенә күз салсак, күпчелек күрсәткечләрдә начар динамика күзәтелми. Алдагы ике елда һәм агымдагы елның 9 аенда икътисади күрсәткечләр яхшырды. Хезмәт базарындагы хәл, чынбарлыктагы хезмәт хакы чагыштырмача начар динамикада түгел. 2011 елда җитештерелгән һәм озатылган продукция күләме - 20612,7, 2012 елда 28544,1 миллион сум тәшкил итте. Мәсәлән, тулы булмаган өч ел эчендә үсеш «Техно» заводында җитештерүдә - 38,5, азык-төлек продуктлары җитештерү тармагында ("Зәй шикәре" АҖ) - 31,9, җылылык энергиясе, газ, су җитештерү һәм бүлү (ГРЭС) - 28,5 процентка, электр җиһазлары җитештерү ("ТатЭК") һәм ягулык-энергетика, казылма байлыклары чыгару буенча ("Трансойл", "Татнефтеотдача") ике мәртәбә артты. Төзелешкә килгәндә, әлеге тармакта үсеш тә ике мәртәбә зуррак (2010 елда - 1791,1; 2011дә - 3339,4; 2012дә - 3472,9; агымдагы елның 9 аенда 1720 миллион сумлык эш башкарылды). Тулы булмаган өч ел эчендә 64642 квадрат метр торак файдалануга тапшырылды. Инвестицияләр күләме программа эшли башлаган көннән 4078,6 миллион сум тәшкил итте. Агымдагы елда район буенча төп капиталга гомуми инвестицияләр суммасының 36,1 проценты - "Мефро уилз Руссия - Зәй заводы"на, 4,5е - ГРЭСка, 4,3е - авыл хуҗалыгы предприятиеләренә, 2,8е - "Трансойл"га, 1,6 проценты "Зәй шикәре" заводына туры килә.

Авыл хуҗалыгы тармагы күрсәткечләре дә начар түгел: тулы булмаган өч елда авыл хуҗалыгы продукциясе сатудан 3688,3 миллион сум акча керде. Мөгезле эре терлекләрнең баш саны сакланды - бүгенге көндә бу күрсәткеч 17858 баш тәшкил итә. Ашлыкның тулаем җыемы - 93,6 мең тонна, уңыш гектарыннан уртача 22,4 центнер. Татлы тамырның тулаем җыемы 405 мең тонна булды, уңыш гектарыннан уртача 468 центнер. 2012 ел белән чагыштырганда, быел уңыш 20 процентка артты.

"Агросәнәгать комплексын үстерү" илкүләм проекты кысаларында барлыгы 343,8 миллион сумлык 1634 кредит бирелде, агымдагы елның 9 аенда исә 51,8 миллион сумлык 187 кредит бирелде.

Ел башыннан халыкның акча кереме 17,8 процентка артты. Эре һәм урта предприятиеләрдә эшләүчеләрнең хезмәт хакы үсте. 2011 елда ул 17032 сум булса, 2012дә - 19605, агымдагы елның 9 аенда 21868 сум. Программа гамәлгә кергән көннән бүгенгә хезмәт хакы 14 процентка артты.

Люция Зәйнетдинова, «ТатЭК» ЯАҖ җитештерүне әзерләү буенча инженеры:

- "ТатЭК" заманча технологияләр буенча электр подстанциясе трансформаторлары өчен блок комплектлары ясау белән шөгыльләнә. Предприятие Татарстанда тиз үсеш темпы белән баручы оешмалардан санала. Агымдагы елның 9 аенда 110 данә подстанция трансформаторы җитештерелеп сатылды. Гомумән, 2013 елда аларны 131 данәдә җитештерү планлаштырыла. Агымдагы елның 9 аенда 350 миллион сумлык продукция җитештереп сатуга ирештек. Ел ахырына керем 493 миллион сум булыр дип көтелә.

Моңа кадәр җитештерелгән продукцияне Татарстан территориясендә генә сатсак, узган ел Мәскәү кабель челтәре, Россия Федерациясендәге оешмалар белән дә җитди хезмәттәшлеккә керештек. Бездә ясалган подстанция трансформаторлары өчен блок комплектлары Универсиада, Сочидагы Олимпиада объектлары төзелешендә куллануга сатып алынды. Бүгенге көндә предприятие тулы куәткә эшли. 2014 елда җитештерүчәнлекне 10 процентка арттыру планлаштырыла, керем исә 540 миллион сум булыр дип көтелә.

Рамил Миннегулов, Бохарай авыл җирлеге башлыгы:

-Җирлектә 14 крестьян-фермер хуҗалыгы, 3 эшмәкәр исәпләнә. Агымдагы елда кече һәм урта бизнес үсеше өчен 350 мең сумлык 3 кредит бирелде. Бүгенге көндә бездә ике гаилә фермасы төзелә. Алар - Апач авылыннан Гомәр Галиуллин белән Бохарай авылыннан Ильяс Нигъмәтҗанов. "Авылда яшәүче яшь белгечләр һәм яшь гаилә-ләрне торак белән тәэмин итү" программасы буенча бер гаилә исәптә тора. Күп балалы 8 гаиләгә җир участоклары бүлеп бирелде. Җирлектә демографик хәл дә яхшыруга бара: 5 бала дөньяга килде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: