Зәй офыклары

Һәр ветеран кадерле

Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан оешма-предприятиеләр коллективлары үзләрендә хезмәт куеп, лаеклы ялга чыккан сугыш һәм тыл ветераннарын хөрмәтләүгә зур игътибар бирә. Бу көннәрдә "Зәй - Су каналы" ҖЧШ җитәкчелеге ветераннарын өйләренә барып котлап, алар белән якыннан аралашты. - Өлкән буын, ветераннарыбызга бүген иң мөһиме - чын күңелдән аралашу. Аларның безгә...

Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан оешма-предприятиеләр коллективлары үзләрендә хезмәт куеп, лаеклы ялга чыккан сугыш һәм тыл ветераннарын хөрмәтләүгә зур игътибар бирә. Бу көннәрдә "Зәй - Су каналы" ҖЧШ җитәкчелеге ветераннарын өйләренә барып котлап, алар белән якыннан аралашты.

- Өлкән буын, ветераннарыбызга бүген иң мөһиме - чын күңелдән аралашу. Аларның безгә әйтер сүзләре дә, киңәшләре дә, тарихи вакыйгаларның шаһиты булган мизгелләре дә бихисап. Шуңа да без ветераннарны өй-ләренә барып котлап, юбилей медальләрен, бү-ләкләребезне тапшырып, алар белән аралашуны хуп күрдек, - ди предприя-тие җитәкчесе Наил Муллин.

Үсмер чаклары авыр сугыш елларына туры килгән Василий Михайлов һәм Дмитрий Галяминский үзләре хезмәт куйган оешма коллективының хөрмәтләвенә, бәйрәм мизгеле оештыруларына бик шат булдылар. Алар икесе дә Бөек Ватан сугышы чорындагы фидакарь хезмәтләре өчен "За доблестный труд" медале белән бүләкләнгән.

Василий Павлович тормыш иптәше Анисья Ильинична белән Яңа шәһәрдә яши. Алар районыбызның Камышинка авылында үскәннәр. 62 ел бергә тату гомер кичерүче парның үсмер чоры авыр сугыш елларына туры килгән. Бөек Ватан сугышы башланганда Василийга 12 яшь була.

- Әйе, сугыш иртә олыгайтты безнең буын кешеләрен. Кыска ыштанлы малайлардан колхоз кырларында икмәк үстерүче, терлекчелектә эшләүче, урман кисүче, ягъни тылны тотучы төп көчкә әйләндек без. Ул вакытларында эш сәгате белән исәпләшеп торучы да, бу бала арыгандыр дип кызганучы да булмады. Шулай да бирешмәдек. Фашистларны җиңүгә тырыш хезмәтебез белән зур өлеш кертүгә горурланабыз, - дип күз яшьләрен сөртте ветеран, күкрәгенә кадалган юбилей медален сыйпап.

Алар гаиләсеннән әтисе, абыйсы, әтисенең абыйсы сугышка китеп, әйләнеп кайтмый, бу медальне ветеран алар өчен дә горурлык белән йөртәчәген белдерде.

Василий Павлович 1949 елга кадәр колхоз кырларыннан кайтып керми. Ә аннан соң армия хезмәтенә чакырыла, хәрби бурычын үтәп кайткач, механизатор һө-нәрен үзләштерә. 1955 елда комсомол юлламасы белән яшь Михайловлар гаиләсе Алтай якларына чирәм җирләрне күтәрүгә китә. Ике елдан алар кабат Зәйгә кайтып төпләнә. ГРЭС төзелешендә ул автомобиль транспорты хуҗалыгында эшләп катнаша. Моның өчен 1989 елда "Төзелеш ветераны" медале белән бүләкләнә. Шул елдан 2002 елга кадәр Василий Михайлов су каналы системасында слесарь булып эшли. Ул коллективның яшьләргә үрнәк, иң тырыш хезмәткәрләренең берсе иде, дип сөйли аның турында хезмәттәше Нигъмәт Мингалимов.

Дмитрий Галяминский да - сугыш ачысын үсмер килеш татыган мөхтәрәм шәһәрдәшебез. Лаеклы ялга чыкканнан соң да оешмада ун елдан артык хезмәт куя ул. 1941 елда сугыш башлану мизгелләре аның хәтерендә эвакуацияләнеп үзләрендә 4 ел яшәгән Орел кызы Людмила образы белән сеңеп калган. Галяминскийлар Бөгелде авылыннан. Сугыш башланганда алар шунда яшиләр. Әнисе Евдокия Ивановна зәйлеләр күңеленә хөрмәтле педагог буларак кереп калган. Мәктәп директоры булган ханымга эвакуацияләнеп килүчеләрне йортларга урнаштырырга туры килә, ә үзләренә Людмиланы алып кайта.

- Мин, 10 яшьлек малай, безгә өстендә бер кат ирләр күлмәгеннән генә килеп кергән кызны шулкадәр кызгандым. Киң калын шарфым бар иде, кызга тиз генә шуны биреп, ярым ялангач кызны кеше күзеннән каплап аласым килде. Алар фашист самолетлары Орелны бомбага тота башлагач, өсләрендә нәрсә булган, шул килеш чыгып качканнар. Соңыннан Люда белән дуслашып, бертугандай яшәдек. Ул үзе дә сугыш тәмамланып, туганнарын тапкач, безгә кабат кайтып, үлемнән алып калучыларым, дип елый-елый рәхмәт әйтте. Без озак еллар аның белән хат аша элемтәдә тордык, - дип сөйләде Дмитрий Андреевич.

Ул да яшьли колхоз кырларында эшләп үсә. Авыл хуҗалыгы техникумын тәмамлый, Ерак Көнчыгышта чик буе гаскәрләрендә хәрби хез-мәт үтә һәм озак еллар урман хуҗалыгы оешмасында эшләп лаеклы ялга чыга. Аннан соң да эшсез тора алмау аны «Су каналы»на китерә. Дмитрий Галяминский бүген күршедә генә үз хуҗалыклары белән яшәүче улы Сергей һәм килене Гөлбану тәрбиясендә тыныч картлык кичерә. Сугыш чоры ачысын татыган ветеранга Әфган җирендә барган бәрелешләрнең борчуын да кичерергә туры килә: улы Сергей интернациональ бурыч үти. Сергей исә хәзер әтисенең эшен дәвам итүче, дисәк тә, ялгыш булмас. "Зәй-Су каналы"нда алар тормыш иптәше белән хезмәт куеп, әлеге предприятиедә Галяминскийлар династиясен булдыручылар.

Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: