Зәй офыклары

Район башлыгы котлый

Хөрмәтле укытучылар, педагогик хезмәт ветераннары! Һөнәри бәйрәмегез уңаеннан ихлас котлавымны кабул итегез. Сезгә сәламәтлек, яңа иҗади башлангычлар, уңышлар телим. Олы йөрәк һәм күңел җылысы, киң караш, гаҗәеп эш сәләте, намуслылык, кешелеклелек кебек сыйфатлар хас укытучыга. Укытучылар көне - чын мәгънәсендә бөтен халык бәйрәме. Без бу көнне яшь буынны тәрбияләүгә гомерен...

Хөрмәтле укытучылар, педагогик хезмәт ветераннары!

Һөнәри бәйрәмегез уңаеннан ихлас котлавымны кабул итегез. Сезгә сәламәтлек, яңа иҗади башлангычлар, уңышлар телим. Олы йөрәк һәм күңел җылысы, киң караш, гаҗәеп эш сәләте, намуслылык, кешелеклелек кебек сыйфатлар хас укытучыга. Укытучылар көне - чын мәгънәсендә бөтен халык бәйрәме. Без бу көнне яшь буынны тәрбияләүгә гомерен багышлаган, алар күңелендә якты эз калдырган кешеләрне искә алабыз. Без бу көнне үзгә бер җылылык, рәхмәт хисләре белән билгеләп үтәбез. Укытучы һәрчак әхлаклылык, мәдәнилек үрнәге булды, ә мәктәп - белем учагы. Бүген бөтен җәмгыять мәгарифнең өстенлекле юнәлеш икәнен аңлады. Ил җитәкчелеге тарафыннан белем һәм тәрбия бирүнең сыйфатына аеруча зур игътибар бирелә.

Һөнәри осталыгыгыз, түземлегегез өчен рәхмәт белдерәм. Район мәгариф системасының потенциалы зур булуын сез елдан-ел ныграк дәлиллисез.

Бәйрәм белән, кадерле укытучылар! Сезгә күңел җылысы, тынычлык, иминлек, авырлыклардан курыкмыйча, сайлаган һөнәрегезгә тугры булып хезмәт итүегезне телим. Сез белем биргән укучылар киләчәктә көчле белгечләр, яхшы кешеләр булып, сезне уңышлары белән сөендереп торсыннар.

Разиф Кәримов, район башлыгы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: