Зәй офыклары

Район җитәкчесе имамнар белән очрашты

Район башкарма комитеты җитәкчесе Разиф Кәримов инвалидлар һәм сукырлар җәмгыяте әгъзалары белән очрашкан иде. Бүген исә ул "Нур" мәчетендә район-шәһәр имамнары белән очрашты. Очрашуда ул үзенең тәрҗемәи хәле, район җитәкчесе вазыйфалар алынганчы, кайларда хезмәт кую турында бәян итте. Ул, Зәйнең бүгенге көндәге социаль-икътисади хәле, шәһәр һәм авыл хуҗалыгы торышы, республика,...

Район башкарма комитеты җитәкчесе Разиф Кәримов инвалидлар һәм сукырлар җәмгыяте әгъзалары белән очрашкан иде. Бүген исә ул "Нур" мәчетендә район-шәһәр имамнары белән очрашты. Очрашуда ул үзенең тәрҗемәи хәле, район җитәкчесе вазыйфалар алынганчы, кайларда хезмәт кую турында бәян итте. Ул, Зәйнең бүгенге көндәге социаль-икътисади хәле, шәһәр һәм авыл хуҗалыгы торышы, республика, муниципаль программалар үтәлеше белән таныштырды. Шунысы игътибарга лаек, "Нур" мәчете янәшәсендә дин галиме, язучы Таҗетдин Ялчыгол исемендәге парк булачак. Разиф Кәримов бу турыда ассызыклап сөйләде.

-Без сезнең белән иңгә-иң торып, бер юнәлештә эшләргә тиеш,- диде ул имамнарга мөрәҗәгать итеп.

Җәмгыятьтә диннең роле, һичшиксез, зур, тик ул традицион юнәлештә алып барылырга тиеш. Төрле дини агымнарга бездә урын юк, диелде очрашуда. Разиф Кәримовка имамнарның сораулары, үтенеч-гозерләре күп булды. Ул аларны игътибар белән тыңлап, хәл итү юлларын билгеләде. Алар - җәйге мөселман балалары ял лагерын оештыру, Иске Зәй бистәсе мәчете манарасын төзү, "Нур" мәчете тәрәзәләрен алыштыру, "Хәләл" кибете булдыру һ.блар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: