Зәй офыклары

Районның иң зур бүләге - Альбинада

Халыкара балаларны яклау көне уңаеннан оештырылган чаралар шәһәрдә «Энергетик» Мәдәният сарае каршындагы мәйданда агымдагы уку елында фән олимпиадалары җиңүчеләре, призерларын, аларның әти-әниләрен, педагогларны тәбрикләү белән йомгакланды. Тантана иҗат коллективлары чыгышлары белән үрелеп барды. - Быелгы фән олимпиадаларының төбәк турында һәм федераль дәрәҗәдә җиңүчеләр, призерлар моңарчы күрелмәгәнчә күп булуы белән куандырды....

Халыкара балаларны яклау көне уңаеннан оештырылган чаралар шәһәрдә «Энергетик» Мәдәният сарае каршындагы мәйданда агымдагы уку елында фән олимпиадалары җиңүчеләре, призерларын, аларның әти-әниләрен, педагогларны тәбрикләү белән йомгакланды. Тантана иҗат коллективлары чыгышлары белән үрелеп барды.

- Быелгы фән олимпиадаларының төбәк турында һәм федераль дәрәҗәдә җиңүчеләр, призерлар моңарчы күрелмәгәнчә күп булуы белән куандырды. Зәй укучылары 23 алдынгы урынны алуга иреште. Менә шушы балалар республиканың, районның алтын фондын тәшкил итә. Бүгенге җиңүләр кебек, киләчәктә дә даими уңышларга ирешеп, Зәебезнең горурлыгы булып яшәргә язсын сезгә! Балаларны әзерләүләре өчен укытучыларга, аларга ныклы тәрбия бирүче әти-әниләргә зур рәхмәт, - диде район башкарма комитеты җитәкчесе Разиф Кәримов, тантанада катнашучыларга мөрәҗәгать итеп.

Районда талантлы балалар белән эшләүгә җитди игътибар бирелә, шуның ачык мисалы булып олимпиадаларда укучылар яулаган уңышлар тора. Быелгы җиңүчеләр, призерлар арасында авыл мәктәпләре укучыларының да булуы сөенечле. Мәсәлән, Югары Пәнәчедән VIII сыйныф укучысы Айсылу Шакирова милли мәктәпләрдә укучылар арасында рус теле буенча җиңү яулады. Ул тырышып укыгында уңышка ирешү мөмкин, ди. Укытучысы Әлфия Галиуллина да киләчәктә аңа зур өметләр баглый.

- Айсылу - тырыш, белемгә омтылучан бала. Аның белән эшләве дә кызыклы. 30 ел эшләү дәверендә республика олимпиадаларында призлы урыннар алучыларым булса да, әле җиңү яулаганы - беренче. Айсылу IV сыйныфта укыганда олимпиаданың муниципаль этабында рус теленнән җиңү яулаган иде. Шуңа да бу бала белән өстәмә эшләүгә алындым, киләчәктә дә уңышлары күп булыр дип өметләнәм, - ди педагог.

Айсылу тантанага әнисе Эльмира һәм апа-энесе белән килгән иде, алар аның белән чиксез горурлануларын белдерделәр.

Әлеге тантанада 21 гаилә сөенечле мизгелләр кичерде, чөнки 21 укучы 23 призлы урын алды. Алар арасыннан 3 укучы - Марина Савельева (4нче мәктәп), Лев Лукьянов (7), Константин Җәлилов (6) - федераль дәрәҗәдә җиңүчеләр, призерлар. Аларга һәм төбәк этабында призлы урыннар алучы Альбина Әхәтова (2), Гөлнара Гыйльфанетдинова (2), Ксения Сурова (2), Мария Расторгуева (3), Эльдар Шәфыйков (4), Кирилл Лукин (4), Аделия Галәлетдинова (6), Наталья Козлова (2), Шохсанам Уринова (2), Артем Волков (3), Эльвира Саматова (6), Кирилл Нифатов (6), Фәридә Чинар (7), Резидә Хәкимуллина (татар гимназиясе), Динара Сәлимгәрәева (татар гимназиясе), Гөлнара Арсланова (Аксар), Айсылу Шакирова (Югары Пәнәче), Дарья Лопатинага (7) район башлыгы грантлары, аларны бәйгегә әзерләгән укытучыларга һәм әти-әниләргә Рәхмәт хатлары тапшырылды. Дөнья мәдәнияте фәне буенча республика этабы призеры, алдагы елларда рус әдәбияты һәм рәсем сәнгате буенча республика бәйгеләрендә уңышлы чыгыш ясаган, ат спорты буенча күп тапкыр призлы урын алган, чаңгычы, 2нче мәктәпнең XI сыйныф укучысы Альбина Әхәтовага районның иң югары бүләге - Ринат Фәрдиев исемендәге премиягә сертификат бирелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: