Зәй офыклары

Ремонтчылар эштә

Авыл хуҗалыгы техникасын үз вакытында һәм сыйфатлы итеп төзекләндерүнең хәлиткеч әһәмияткә ия булуын бүген игенче яхшы аңлый. Гомумән, язгы кыр эшләрен һәм урып-җыюны вакытында тәмамлау өчен техниканың төзек булуы шарт. Агрофирмалар бүлекчәләрендә, шулай ук "Нива" җаваплылыгы чикләнгән ширкәте остаханәләрендә агымдагы ел язгы кыр эшләренә әзерлек - техниканы ремонтлау эше бара....

Авыл хуҗалыгы техникасын үз вакытында һәм сыйфатлы итеп төзекләндерүнең хәлиткеч әһәмияткә ия булуын бүген игенче яхшы аңлый. Гомумән, язгы кыр эшләрен һәм урып-җыюны вакытында тәмамлау өчен техниканың төзек булуы шарт. Агрофирмалар бүлекчәләрендә, шулай ук "Нива" җаваплылыгы чикләнгән ширкәте остаханәләрендә агымдагы ел язгы кыр эшләренә әзерлек - техниканы ремонтлау эше бара. «Фендт», «Нью-Холланд» һ.б. куәтле чит ил тракторлары исә Чаллыда «ФинАгроТрейд» җаваплылыгы чикләнгән ширкәтендә ремонтлана.

-Тагылма һәм чәчкеч агрегатларын төзекләндерү эше тәмамланды, хәзер исә тракторлар ремонтлау бара, - ди авыл хуҗалыгы идарәсенең механизация буенча белгече Марсель Рәхмәтов.

Бүген барлык хуҗалыкларда ремонт эше бара. Шунысы игътибарга лаек, «Зәй шикәре» агрофирмасының «Родина» бүлекчәсе механизаторлары авыл хуҗалыгы техникасын уңайлы шартларда ремонтлый. Остаханәдә төзекләндерү эшләре башкарылган: түбә ябылган, ишекләре алыштырылган, пластик тәрәзәләр, заманча яктырткычлар куелган, идәненә бетон түшәлгән, электр челтәре тулысынча яңартылган, җылылык системасы, кыру, эретеп ябыштыру цехлары ремонтланган. Куркынычсызлык техникасы таләпләренә исә аеруча игътибар бирелгән: янгын щитлары алыштырылган һәм комплектланган, хезмәтне саклау кабинеты кирәкле әдәбият һәм документация белән тулыландырылган. Механизаторлар шартлар булган остаханәдә ремонт эшләре башкаруга сөенә.

-Механизаторлар көн дә шулай, көн яктыра башлауга, остаханәгә киләләр, караңгы төшкәч кенә кайталар, - ди остаханә мөдире Хәниф Фәйрушин, тимер-томыр белән каммәмер килүче ир-атларга күрсәтеп.

Техника ремонтлауны яздан алып кара көзгә кадәр басудан кайтып кермәгән механизаторлар башкара. Егетләр - үз эшләренең осталары, дип мактый механизаторларны бүлекчә җитәкчесе Фәргать Камалиев. Алар - Сабирҗан Рәхимов, Шәйхенур Миннекәев, Илгиз Биккинин, Әбүзәр Биккинин, Александр Тылкин, Николай Пашкин, Илшат Кубаев, Нәфис Мөхәммәдиев һ.б.лар. Хуҗалык быел да урында ремонтланган техника белән язгы кыр эшләренә чыгарга җыена. Бүлекчәдә язгы кыр эшләренә чыгачак техниканың 70 проценты ремонтланган. Кендекләре белән җиргә береккән егетләр, ничек итсә итә, техниканы тиешле срокка ремонтлап чыга. Быел да сынатмаска исәп, ди алар, беравыздан.

"Зәй шикәре" агрофирмасына килгәндә, әлеге зур хуҗалыкта барлыгы 92 трактор, 38 чәчү агрегаты, 19 культиватор, 8 катнаш агрегат, 11 дискатор, 41 тырмалау агрегаты исәпләнә. Бүгенге көнгә чәчкеч, тырма һәм культиваторларны ремонтлау эше тәмамланган. Тракторларны ремонтлау эше бара, аларның 38е төзекләндерелгән инде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: