Зәй офыклары

Республикада ОРВИ эпидемиясе баш күтәрә

Роспотребнадзорның республика җитәкчесе Марина Патяшина Татарстанның биш шәһәрендә ОРВИ һәм грипп эпидемиясе игълан ителү турында белдерде. Соңгы атнада Чаллы, Яшел Үзән, Лениногорск, Әлмәт, Казан шәһәрләрендә эпидемия бусагасын узу күзәтелгән. Ә Казан, Әлмәттә, Минзәлә районында 9 мәктәпнең ябылуы, республика буйлап 14 мәктәпнең 33 сыйныфында дәресләр туктатылуы билгеләнә. Әгәр дә бер сыйныфта...

Роспотребнадзорның республика җитәкчесе Марина Патяшина Татарстанның биш шәһәрендә ОРВИ һәм грипп эпидемиясе игълан ителү турында белдерде. Соңгы атнада Чаллы, Яшел Үзән, Лениногорск, Әлмәт, Казан шәһәрләрендә эпидемия бусагасын узу күзәтелгән. Ә Казан, Әлмәттә, Минзәлә районында 9 мәктәпнең ябылуы, республика буйлап 14 мәктәпнең 33 сыйныфында дәресләр туктатылуы билгеләнә. Әгәр дә бер сыйныфта укучы балаларның 25 проценты авырса, директор боерыгы белән ул сыйныфта укулар туктатыла.

Безнең Зәй районында, санитар табиблар хәбәр итүенчә, узган атнада кискен респиратор вируслы инфекция (ОРВИ) белән авыручылар санының тагын да артуы күзәтелә. Узган атнада 213 кешегә ОРВИ диагнозы куелган. Шуларның 56сы мәктәп укучысы, 39ы - бакча яшендәге бала. Ә аннан алдагы атнада ОРВИ диагнозы куелучылар 178 буяган. Шулай да әлегә районда грипп диагнозы куелучылар юк. Әмма санитар табиблар балалар күпләп авырган белем һәм тәрбия бирү учреждениеләрендә карантин игълан итү мәсьәләсен карый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: