Зәй офыклары

“Рәхмәт әни, тормыш бүләк итүеңә!”

Зәй "Шатлык" Комплекслы халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең гаиләләргә һәм балаларга ярдәм итү бүлеге хезмәткәрләре үзәктә исәптә торучы балалар белән "Рәхмәт әни, тормыш бүләк итүеңә!" дип исемләнгән танып белү чарасы уздырды. "Ата-аналар университеты" программасы кысаларында психологлар чарага килгән әниләр өчен "Мин һәркем кебек", "Балалар һәм өлкәннәрнең шәхес үзенчәлекләре" һәм "Саулыгың...

Зәй "Шатлык" Комплекслы халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең гаиләләргә һәм балаларга ярдәм итү бүлеге хезмәткәрләре үзәктә исәптә торучы балалар белән "Рәхмәт әни, тормыш бүләк итүеңә!" дип исемләнгән танып белү чарасы уздырды.

"Ата-аналар университеты" программасы кысаларында психологлар чарага килгән әниләр өчен "Мин һәркем кебек", "Балалар һәм өлкәннәрнең шәхес үзенчәлекләре" һәм "Саулыгың үз кулыңда"темасына чыгыш ясадылар. Шулай ук социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең юрисконсульты Хокукый ярдәм көне уңаеннан мәгълүмат җиткерде.

Наркомания афәтен кисәтү макстыннан "Адым арты адым" дип исемләнгән программа кысаларында психологик күнекмәләр, сенсор бүлмәсендә релаксация сеанслары үткәрелде, лекотека бүлмәсендә исә кече яшьтәге сабыйлар өчен төрле уеннар оештырылды. Эстафета, викторина, уеннар һәм бәйгеләр коммуникатив күнекмәләрне үстерүгә ярдәм итте. Ахырдан һәркем чәй өстәле артында аралашты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: