Зәй офыклары

Рөстәм Миңнеханов Иннополис турында…

"Татарстанда яңа шәһәр барлыкка килде!" Иннополис ачылгач матбугатта шундый башисем белән язмалар дөнья күрде. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның шәхси башлангычы һәм ярдәме белән тормышка ашкан әлеге проектның мөһимлеге бәхәссез. "Вести в субботу" тапшыруы алып баручысы Сергей Брилев "5 вечеров с Рустамом Миннихановым" тапшыруының чираттагысын нәкъ менә Иннополис территориясендә эшләде. Тапшыруда...

"Татарстанда яңа шәһәр барлыкка килде!" Иннополис ачылгач матбугатта шундый башисем белән язмалар дөнья күрде. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның шәхси башлангычы һәм ярдәме белән тормышка ашкан әлеге проектның мөһимлеге бәхәссез. "Вести в субботу" тапшыруы алып баручысы Сергей Брилев "5 вечеров с Рустамом Миннихановым" тапшыруының чираттагысын нәкъ менә Иннополис территориясендә эшләде. Тапшыруда "Татарстан - Яңа гасыр" телерадиокомпаниясе генераль директоры Илшат Әминов та катнашты. Укучыларыбызга әлеге әңгәмәнең язма вариантын тәкъдим итәбез.


Сергей Брилев: Рөстәм Нургалиевич, Сезнең белән сайлаулар узганнан бирле күрешмәдек бит. Алар инде артта калды, билгеле. Шулай да, Сез бүген сайлау компаниясен, иң мөһиме, аның нәтиҗәләрен ничек бәялисез?

Рөстәм Миңнеханов: Сайлаулар - үзенә күрә бер имтихан ул. Әлбәттә инде, очрашулар бик күп булды. Кызыклы мизгелләр, сораулар, проблемалар да күп. Тормышыбызның бу этабын лаеклы уздык, дип саныйм. Сайлаучылар бик зур активлык күрсәтте. 2 миллион 900 мең кешенең 2 миллион 400 меңе үзенең гражданлык бурычын үтәде. Халык җирле үзидарәләргә 7 710 депутат сайлады. Шунысы мөһим: анда "Бердәм Россия"дән тыш, башка партияләрнең вәкилләре дә бар. Барлыгы 8 сәяси партия катнашты, ә катнаш система булган зур шәһәрләрдә дүрт партия тәкъдим ителде.

Сергей Брилев: Сездә Думаның дүрт вәкиле бөтен җирдә дә уздымы?

Рөстәм Миңнеханов: Әйе, зур шәһәрләрдә генә түгел, бөтен җирдә дә уздылар. Иң мөһиме: алар бик актив эшли. Моны нормаль хәл дип саныйм. Безнең җитешсезлекләрне, эшләп бетермәгән әйберләрне алар да күрә. Шунлыктан моны нормаль, иҗади эш дип саныйбыз. Әлеге процесста 9 меңнән артык кеше катнашты. Барлык депутат мандатлары да алынды. Җирле үзидарә органнарының һәммәсе формалаштырылды. Бүген инде биргән вәгъдәләрне үтәр чак җитте. Болар Президентка да кагыла.

Сергей Брилев: Сезгә оттырган кешеләр кызганыч түгелме?

Рөстәм Миңнеханов: Алар берни дә оттырмады, сайлауларда гына җиңелделәр бит. Һәм кешеләр белән аралашуда, сәяси көрәштә гаять зур тәҗрибә тупладылар. Без очраштык һәм нигездә, кешеләр яхшырак яшәсен, көндәшлеккә сәләтле өстенлек булдыру өчен шул ук әйберләр хакында сөйләшүебезне аңладык. Мин аларның биргән вәгъдәләре, сораулары, күпсанлы очрашулары республикада гамәлгә ашырылачак программалар кысаларында исәпкә алыначагына ышандырдым. Без бүгенге көндә дә коллегаларыбыз, коммунистлар һәм башкалар белән бер-беребезне аңлап эш итәбез, чөнки алар шактый тәҗрибәле, абруйлы кешеләр. Мин алар арасында очраклы кеше юк, дип саныйм.

Илшат Әминов: Рөстәм Нургалиевич, әйдәгез, бу залга әйләнеп кайтыйк әле. Сүз уңаеннан, бу - Иннополис университеты китапханәсенең уку залы. Биредә барысы да бик үзенчәлекле. Монда студентлар махсус боксларда эшли. Алар бер урыннан икенче урынга күчеп йөрергә дә мөмкин. Гомумән алганда, боларның һәммәсендә яңалык күзгә ташлана. Нәкъ менә биредә шәһәр төзү фикере башыгызга каян килде? Ни өчен нәкъ менә монда? Бүген Сез шәһәрнең үсеш темпларыннан канәгатьме? 2030 елда ул нинди булачак?

Рөстәм Миңнеханов: Без һәрвакыт эзләнүдә булырга тиеш. Без сәфәрләрдән кайтып кермибез, тәҗрибә туплыйбыз. Хакимият башлыклары да, министрлар да бездән калышмый. Беренче чиратта, әлбәттә, Сингапур. Ли Куан Ю ярдәмендә бездә бик яхшы мөнәсәбәтләр урнашты. Ел саен министрларны, хакимият башлыкларын (аеруча яңа билгеләнгәннәрен) шундагы инновацион мохит белән танышсыннар һәм 40-50 ел эчендә теләсә кайсы илне баштанаяк үзгәртергә мөмкин икәнлегенә төшенсеннәр, тәҗрибә тупласыннар өчен Сингапурга озатабыз. Без шуны аңладык: программа белән тәэмин итү системалары, IT-технологияләрнең барысы да нигездә чит илнеке булганлыктан, бу - безгә эшләү өчен зур мөмкинлек. Инновацион инфраструктура булдыру эшенә керешкәч, тәүге адымнарны ясадык. Бу - бизнес-инкубаторлар, индустриаль парклар. Аннары Казандагы һәм Чаллыдагы IT-парклар кебек тагын да иннновацион әйберләр кирәк икәнлеген аңладык.
Әлеге ике технопаркның узган елда гомуми еллык әйләнеше 9 миллиардка якын тәшкил итте. Бу урында бездә министр, вице-премьер булган Никифоровка рәхмәт әйтергә кирәк. Боларның барысы да IT-авылдан башланып китте, урыны яхшы, анда якынча 50 мең кеше яшәячәк, дип фаразланды. Бу урынга без моннан 10-15 ел элек Тау чаңгысы комплексын төзү эшләре башлангач килгән идек. Мин бу җирләрне сатып җибәрмәскә, башка стратегик максатларны күздә тотып кулланырга күрсәтмә бирдем.

Илшат Әминов: Димәк, ул чагында Иннополис төзү нияте планда булмаган?

Рөстәм Миңнеханов: Бернинди идея дә юк иде. Без беренче Президентыбыз Минтимер Шәймиев белән бу мәйданнарны запаска калдыруыбыз хакында килештек. Дөресен генә әйткәндә, бу җир алтын бәясе тора. Экологиясе дә яхшы, табигате искиткеч, янәшәдә генә Идел елгасы ага. Казан да якын. Бу мәсьәлә хакында фикер алышырга керешкәч, биредә IT-авыл төзү турында фикер башыбызга килде. Әмма моңа белемебез җитми булып чыкты, һәм без мастер-план төзү өчен Сингапур компаниясен җәлеп иттек. Әлеге компаниянең җитәкчесе үзенең 7-8 шәһәр торгызуы, 150-200 мең кеше яши торган кала аларның иң уңышлысы булуы хакында әйтте. Шуннан чыгып, биредә 155 мең кеше гомер итәчәген күздә тотып, проект төзелде. Бу - тәүге адым. Икенчедән, без биредә эш, яшәү урыннары булдырырга, социаль объектлар, хастаханәләр, мәктәпләр, балалар бакчалары төзергә кирәклеген аңладык. Һәм иң мөһиме (без юкка гына монда килмәдек бит) - Университет. Биредә фәнни- тикшеренү эшләре алып бару, белем алу өчен зур мөмкинлекләр тудырылган. Шунысы игътибарга лаек: әлеге Университет бездә булган шундый уку йортларына таянып түгел, ә иң яхшы дөньякүләм тәҗрибәгә нигезләнеп төзелгән. Без бу эштә IT-өлкәдә дөньякүләм лидер - АКШның Карнеги-Меллон университетын җәлеп иттек, мин анда барып, килешүгә кул куйдым. Минем фикеремчә, инде бүген үк әлеге Университет берничә мөһим адым ясады.

Сергей Брилев: Тулай торакта яшәүче студентлар бирегә шортылардан килә икән...

Рөстәм Миңнеханов: Әйе, бу - биредәге үзенчәлекләрнең берсе. Университетта иң мөһиме - мөгаллимнәр. Монда профессиональ коллектив тупланган. Халыкара, Россия экспертлары тәкъдим ителгән. Әлеге Университет безнең Иннополисның нигезе дип саныйм. Безгә аны үстерергә кирәк. Бирегә резидентлар да киләчәк һәм без аларга базарда ихтыяҗ зур булган белгечләр әзерләячәкбез. Россиягә карата чикләүләр, санкцияләр кертү, финанс белән бәйле кыенлыклар шуны күрсәтте ки, әйтерсең лә без илебезгә ни кирәген алдан белеп эшләгәнбез. Бу - Татарстан объекты түгел, бу - федераль әһәмияткә ия объект. Биредә безгә ярдәм кулы сузган илебез җитәкчелегенә рәхмәт әйтергә кирәк. Сез канәгатьме дип сорыйсыз. Әлбәттә, канәгать түгел. Ни өчен төзелеш эшләре шулай акрын бара, нишләп бездә 15 резидент кына, дип көн саен үз-үземне битәрлим. Бу - нормаль хәл. Менә хәзер хастаханә комплексын, математика лицеен файдалануга тапшырырга җыенабыз. Димәк, Татарстаннан да, илебезнең башка төбәкләреннән дә VII сыйныфтан ук сәләтле балалар җыячакбыз, алар биредә белем алачак. Бездә чикләүләр юк, иң яхшыларны туплаячакбыз.

Сергей Брилев: Сүз уңаеннан, шуны искәртим әле: безнең очрашуга кадәр Университет менеджменты белән аралашканда Мәскәү акцентына игътибар иттем. Мәскәү белгечләрен дә кызыктырып китергәнсез икән, ә Мәскәүдән кая да булса күчеп китү - үзе үк зур күрсәткеч!

Рөстәм Миңнеханов: Кызыктырып китермәдек. Кешеләр үзләре килә бит... Димәк, Мәскәүдә дә акыллы карарлар кабул итә торган зирәк кешеләр бардыр, мөгаен (көлә).

Сергей Брилев: Рөстәм Нургалиевич, Университет белән барысы да аңлашыла. Әгәр син биредә резидент булырга теләсәң, әмма тиешле элемтәләрең юк икән (әйтик, республика җитәкчелеге белән), башка шәһәрдән, чит ил кешесе булсаң, монда килү өчен нинди шартларны үтәргә кирәк?

Рөстәм Миңнеханов: Әгәр башка шәһәрдән, чит илдән килгәнсез икән, без сезнең өчен барысын да эшләргә: документларыгызны рәсмиләштерергә, бөтенесен дә җентекләп аңлатырга, яшәү урыны белән тәэмин итәргә, эшне оештыруда ярдәм күрсәтергә әзер. Махсус икътисади зонаның эш нәтиҗәлелеген бәяләгәндә, аның ниләр эшләве, конкрет продукт җитештерүе, резидентлар саны һәм алар сата торган IT-эшләнмәләрнең күләме генә күздә тотылмый. Биредә иң мөһиме - кешеләр.

Сергей Брилев: IT-эшләнмәләрдән тыш, тагын ни дә булса җитештерәләрме?

Рөстәм Миңнеханов: IT һәм югары технологияләр, робот техникасы. Иннополис - зур шәһәр. Монда IT-белгечләр дә эшләячәк, югары технологияләргә нигезләнгән эшләнмәләр үзәге дә, Россиядә иң эреләрдән саналган "Ростех" компаниясе дә булачак. Әлеге компания биредә консолидация үзәге төзергә карар кылды. Алар IT-технологияләр белән бәйле бөтен нәрсәне биредә тәэмин итәчәк. "Ростех"ның юнәлешләре бик күп. Бездә 15 резидент төрле юнәлештә эшли башлады инде. Әле бу тәүге адымнар гына, шунлыктан безгә актив эшләргә, актив пропаганда җәелдерергә кирәк. Тапшыруны биредә оештырган өчен сезгә зур рәхмәт. Чөнки 10 елдан соң әлеге шәһәр илебезнең IT-башкаласына әверелергә тиеш.

Сергей Брилев: Монда килергә Сез үзегез этәрдегез, Рөстәм Нургалиевич. Чөнки КАМАЗда, Түбән Камада очрашкан чагында, моннан алдагы программаларда һәрвакыт Иннополис турында сөйләштек, шунлыктан без бирегә килмичә булдыра алмый идек инде.

Рөстәм Миңнеханов: Бу әле икътисадны диверсификацияләү мөмкинлеге дә. Без машина төзүчеләр, нефтьчеләр, "кара алтын" эшкәртүчеләр генә түгел бит, гәрчә бездә әлеге юнәлешләрнең барысы да үсеш кичерә. Шуны аңларга тиешбез: бары тик баланслы икътисад кына алдыбызда торган бурычларны хәл итәргә мөмкинлек бирәчәк. Аларның иң мөһиме - гражданнарның тормыш сыйфатын арттыру. Әгәр икътисадыбыз, эш урыннары, салымнар юк икән, хакимиятнең ниндидер казанышлары хакында сөйләү кыен булачак.

Илшат Әминов: Рөстәм Нургалиевич, бүген Иннополис территориясендә техник-гамәлгә кертү тибындагы махсус икътисади зона эшли. Менә ни өчен нәкъ шундый төрдәге икътисади зона өстенлекле юнәлешләрдән санала?

Рөстәм Миңнеханов: Беләсезме, сәнәгый типтагы икътисади зона бар бит инде. Безнең зона 10 ел уңышлы эшләп килә. Андагы резидентларның саны 45тән артып китте.

Сергей Брилев: Сез "Алабуга" хакында әйтәсезме?

Рөстәм Миңнеханов: Әйе. Анда инде 20дән артык завод бар. Мин икътисадны диверсификацияләү хакында әйттем инде. Безгә яңа юнәлешләр, барысын да автоматлаштырырга, робот техникасы кирәк. Алга таба яңа базарлар табарга тиешбез. Шунлыктан техник-гамәлгә кертү зонасы яңа эшләнмәләр, технологияләр, инновацион продуктлар өчен җәлеп итә торган шартлар тудыра. Беренче идея - "Сколково" филиалын булдыру иде. Әмма ул ничектер игътибардан читтә калды. Мин Дмитрий Анатольевич Медведевка мөрәҗәгать иттем. Ул безнең идеяне хуплап, махсус икътисади зона булдырыйк, диде. Минемчә, әлеге зона үсеш кичерсен өчен, преференцияләр дә җитәрлек, инфраструктура мөмкинлекләре дә, шартлар да бик яхшы.

Сергей Брилев: Ә резидентлар килсен өчен шартлар нидән гыйбарәт? Хәтерлисезме, безгә Сингапурда (сез Шувалов белән шундыйрак үзәкне карадыгыз бит, анда мин дә бар идем) Хөкүмәт сарыф иткән бер долларга резидент үзе дә бер доллар китерергә тиеш, дип сөйләгәннәр иде. Биредә дә шундый системамы әллә аермалар бармы?

Рөстәм Миңнеханов: Беләсезме, һәр резидент үзенең бизнес-планын әзерли. Без аны күзәтүчеләр советында тиз арада карап, Россия Икътисади үсеш министрлыгының экспертлар советына тапшырабыз. Беренчедән, ул экспертларга биредә нинди яңа әйбер күрергә теләвен әйтергә бурычлы. Экспертлар исә үз бәясен бирә. Ул үзенә нәрсә кирәген әйтергә тиеш. Мисал өчен, ул әзер бинага килә, яки аңа ни дә булса төзү өчен җир кирәк, ди. Шуннан барысы да исәпләп чыгарыла: аңа күпме газ, су, электр энергиясе, ничә квадрат метр җир кирәк булачак. Аннары ул күпме вакытка ничә эш урыны әзерләнәчәген, никадәр инвестиция кертеләчәген һәм җитештерү күләмнәренең күпмегә җитәчәген күрсәтергә тиеш. Боларның барысы да килешү нигезендә раслана һәм эшкә керешәбез. Безнең бурыч - аңа бу параметрларга ирешүдә ярдәм итү. Мин, барлык уй-ниятләре дә тормышка ашсын өчен һәр резидентка ярдәм итәчәкбез, дип тикмәгә генә әйтмәдем. Аеруча "Алабуга" икътисади зонасындагы эшне билгеләп үтәргә кирәк. Ул шәхси якын килү генә безгә зур бурычларны хәл итәргә мөмкинлек бирүен күрсәтте. 100 миллиард сум инвестиция - бик тә җитди заявка. 2017 елда федераль үзәк салымнар аша керткән акчасын тулысынча кайтарачак. Безнеке соңрак булачак, чөнки төп ташламалар төбәк һәм җирле салымнар буенча тәкъдим ителгән. Мәсьәлә шунда ки, безгә ярдәм кулы суздылар, югары хезмәт хакы түләнә торган эш урыннары булдырдык, көндәшлеккә сәләтле продукт җитештерәбез. Бу - иң мөһиме. Биредә салым преференцияләре дә, социаль салымнар буенча ташламалар да, биналарны ташламалы нигездә арендалау мөмкинлеге дә бар. Бәяләр артык кесәгә сукмый, тиешле бөтен инфраструктура булдырылган, балалар бакчасы, яшәү урыннары... Килсеннәр генә. Тау чаңгысы комплексы янәшәдә генә, теләсәң гольф уйна, чаңгыда шу, Иделгә барып балык каптыр, су коен.

Сергей Брилев: Хәтта биредә каласы килеп китте, уйлап карарга кирәк.

Рөстәм Миңнеханов: Безгә андый белгечләр дә кирәк, Иннополисның төп рупоры булырсыз.

Илшат Әминов: Рөстәм Нургалиевич, бүген сез махсус икътисади зона җитәкчелеге алдына нинди бурычлар куясыз?

Рөстәм Миңнеханов: Махсус икътисади зона җитәкчелеге алдына гына түгел, хәзер биредә Иннополисның үз мэры да бар бит. Федераль Хөкүмәткә зур рәхмәтемне белдерәсем килә, Иннополис газ белән тулысынча тәэмин ителде. Мин "Газпром"ның идарә рәисе Алексей Борисович Миллерга мөрәҗәгать иттем һәм ул ярдәм кулы сузды. Бүген шәһәрдә "зәңгәр ягулык"ка кытлык юк. Су алу җайланмасы, ярдәмче электр станцияләре, җылылык үзәге - бөтенесе дә сафка бастырылган. Димәк, хәзер шәхси инвесторларны җәлеп итсәң дә була. Дәүләт барысын да төзеп бирмәячәк бит. Старт бирелде, алга таба без капитал җәлеп итәргә тиеш. Биредә 50 мең IT-белгеч яшәргә һәм шәһәр илебезнең IT-башкаласына әверелергә тиеш. Бу - минем генә түгел, ә федераль министр Николай Никифоровның да бурычы.

Илшат Әминов: Рөстәм Нургалиевич, инновацион, IТ-технологияләр кешенең фикерләү рәвешен тамырдан үзгәртүне таләп итә. Сезнең фикерегезчә, инновацион технологияләр татарстанлылар тормышына ни дәрәҗәдә тирән үтеп керде?

Рөстәм Миңнеханов: Беләсезме, ничек үзгәрүебезне без хәтта үзебез дә сизмибез. 2005 елда Николай Никифоров белән бергә электрон документлар әйләнеше системасын эшләтеп җибәрдек, сез бәлки аның шаһиты булгансыздыр. Хәзер бөтен республикада әлеге система кулланыла. Бүген, ялгышмасам, 9 ай эчендә 40 миллион электрон хезмәт күрсәтелгән. Сайтлар, программалар, "Халык контроле", "Халык инспекторы". Ягъни заманча технологияләр безнең фикерләү рәвешен тулысынча үзгәртә. Хәтта өлкәннәр дә үзләре дә сизмичә шуңа тартыла. Син хәтта 10 минут та элемтәсез, SMS-хәбәрләрдән башка тора алмыйсың. Шунлыктан без бик нык үзгәрәбез. Әгәр 10 ел эчендә шундый ыргылыш ясаганбыз икән инде, якындагы 10 елда без барысын да узып китәргә тиеш. Минемчә, илебезнең потенциалы гаять зур, халкыбыз белемле, һәм без Россияне 10 елдан соң лидерлар рәтенә бастыру бурычын куя алабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: