Зәй офыклары

Рухи кыйммәтләр сагында

Китапханә - рухи хәзинәләрне туплаучы, саклаучы, киләчәк буынга тапшыручы, белем һәм мәгърифәт нурларын таратучы учак ул. Авыл китапханәчесенең төп бурычы укучыларда әдәбиятка, китапка кызыксыну, мәхәббәт тәрбияләү, укуга омтылыш уяту һәм үстерү, укучыларның әдәбиятка, мәгълүматка ихтыяҗларын канәгатьләндерү һәм сыйфатлы хезмәт күрсәтүдән гыйбарәт. Бура-Киртә авылы китапханәсе элек-электән үз эшенең осталары булган китапханәчеләре...

Китапханә - рухи хәзинәләрне туплаучы, саклаучы, киләчәк буынга тапшыручы, белем һәм мәгърифәт нурларын таратучы учак ул. Авыл китапханәчесенең төп бурычы укучыларда әдәбиятка, китапка кызыксыну, мәхәббәт тәрбияләү, укуга омтылыш уяту һәм үстерү, укучыларның әдәбиятка, мәгълүматка ихтыяҗларын канәгатьләндерү һәм сыйфатлы хезмәт күрсәтүдән гыйбарәт. Бура-Киртә авылы китапханәсе элек-электән үз эшенең осталары булган китапханәчеләре белән данлыклы. Мәрзия Әхмәтҗанова авыл халкына дүрт дистә ел армый-талмый хезмәт куйды, ул районда гына түгел, республикада мәгълүм китапханәчеләрнең берсе иде, ул буын, чыннан да, китапның тәмен, хасиятен белеп пропагандалады. Аннан соңгы китапханәчеләр эше дә мактауга лаек, бүгенге көндә биредә Альбина Мөхәммәтшина хезмәт куя.

Авыл китапханәсе мәктәп бинасында урнашкан, фондта 7333 басма исәпләнә, интернетка тоташтырылган компьютеры, принтер бар. Бирегә 20 төрдә газета-журнал килә. Фондтан 335 укучы файдалана, шуларның 51е - мәктәп яшендәге һәм мәктәпкәче яшьтәге бала.

Гомумроссия китапханәләр көне уңаеннан бүген авыл китапханәчеләре арасында һөнәри осталык бәйгесе узачак. Альбинада бәйгедә үзен сыный, уңышлар юлдаш булсын аңа.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: