Зәй офыклары

Үс, улым син, күз нурым син...

1 июнь - Халыкара балаларны яклау көне. Без балалар - тормыш чәчәге, дибез. Чөнки нәкъ менә алар яшәвебезнең мәгънәсе булып тора. Сабыйларның шат авазын ишетү күңелләрне иркәли, ә баланың сагышлы күзләре йөрәкне әрнетә. Халыкара балаларны яклау көнен билгеләү балаларның кыерсытылуына, аларның хокуклары бозылуга юл куймауны тагын бер кат искәртү чарасы...

1 июнь - Халыкара балаларны яклау көне. Без балалар - тормыш чәчәге, дибез. Чөнки нәкъ менә алар яшәвебезнең мәгънәсе булып тора. Сабыйларның шат авазын ишетү күңелләрне иркәли, ә баланың сагышлы күзләре йөрәкне әрнетә. Халыкара балаларны яклау көнен билгеләү балаларның кыерсытылуына, аларның хокуклары бозылуга юл куймауны тагын бер кат искәртү чарасы да булып тора. Бу матур балачак бәйрәмен сабыйларның үзләре кебек күркәм чаралар белән бизәп үткәрү турында карар 1925 елда Женевада кабул ителә һәм анда балалар хокукларын һәрвакыт яклау мөһимлеге ассызыклана. Чөнки сабыйларыбыз өлкәннәрнең даими игътибарына мохтаҗ. Статистика мәгълүматларына караганда, Россиядә 35 миллионлап бала исәпләнә, шуларның 12 проценты гына тулысынча сәламәт дип билгеләнә. Бүгенге компьютер, югары технологияләр заманында аларның сәламәтлегенә аеруча зур игътибар бирергә кирәк. Бала психикасының бозылуына юл куймау мөһим. Татарстан Министрлар Кабинетында Балаларны яклау көненә багышланган брифингта да әлеге мәсьәлә күтәрелде. Анда ТР Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкиле Гүзәл Удачина һәр мәктәптә балалар белән эшләүче психологлар булдыру кирәклегенә тукталды.

Безнең районда балалар сәламәтлеге турында кайгырту, аларның хокукларын яклау, аларга уңай шартлар тудыру, шәхес тәрбияләү алгы планда. Район буенча 11265 унсигез яшькәчә кеше исәпләнә, шуларның 4465е - мәктәпкәчә яшьтәге балалар. Балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләргә уңай шартлар тудыру максатында районда инде берничә ел рәттән эшләп килүче "Сабыйларга уңайлылык һәм җылылык бүләк итик" муниципаль программасы, кече яшьтән үк гражданин шәхесен тәрбияләү юнәлешендәге максатчан эш - моның ачык мисалы. Шулай ук ятим, караучысыз калган балалар, аз керемле гаиләләрдә тәрбияләнүчеләр тормышын бөтен итүгә дә зур игътибар бирелә. Районның опека һәм попечительлек бүлегендә бүгенге көндә 150 бала исәптә тора. Алар социаль хезмәткәрләр, табибларның даими күзәтүендә. Аеруча авыр хәлдәге гаиләләрдә тәрбияләнүчеләр өчен "Шатлык" халыкка социаль хезмәтләр күрсәтү үзәгендә бушлай ашау, алар өчен төрле чаралар уздырып күңелләрен күтәрү, психологлар белән әңгәмәләр оештыру уңай нәтиҗә бирә.

Ә бүген - Халыкара балаларны яклау көнендә балалар өчен көн дәвамында өстәмә белем бирү, спорт, мәдәният учреждениеләрендә төрле чаралар оештырылды. Ринат Фәрдиев исемендәге паркта иртән башланган күңел ачу, спорт уеннары "Энергетик" Мәдәният сарае каршындагы мәйданга күчеп, кичкә кадәр дәвам итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: