Зәй офыклары

Сабантуй – ул бер генә

Сабантуй - ул гасырлардан килгән, бик күп буыннар тарафыннан тупланган һәм үсеш дәверендә яңа эчтәлек һәм формалар белән баетылган бәя биргесез халык казанышы. Ул ел саен язгы кыр эшләре - чәчүләр тәмамлангач билгеләп үтелә. Юкка гына "Сабан туе - хезмәт туе" дип җырламыйлардыр элек-электән. Бүген, фәнни-техник алгарыш чорында да, ул...

Сабантуй - ул гасырлардан килгән, бик күп буыннар тарафыннан тупланган һәм үсеш дәверендә яңа эчтәлек һәм формалар белән баетылган бәя биргесез халык казанышы. Ул ел саен язгы кыр эшләре - чәчүләр тәмамлангач билгеләп үтелә. Юкка гына "Сабан туе - хезмәт туе" дип җырламыйлардыр элек-электән. Бүген, фәнни-техник алгарыш чорында да, ул искерми, киресенчә, камилләшә, елдан-ел кызыклырак, мавыктыргычрак була бара. Чөнки Сабантуй - ул бер генә.

Быелгы Сабантуй тагын да күркәм һәм үзенчәлекле булды. Яңа урында - халкыбыз яратып йөри торган Ринат Фәрдиев исемендәге гаҗәеп матур паркта үтүе белән үзенчәлекле булды ул. Әлеге идея кемнеке генә булмасын, бик уйлап эш ителгән. Һәркем яратты бу урынны. Чөнки парк шәһәрнең нәкъ кыл уртасында - теләге булган һәркем җәяү генә килә ала. Сабантуйның биредә үтүенә бигрәк тә өлкән яшьтәгеләр куанды. Балачактан Сабантуй карап хозурланган өлкән буын кешеләре мәхрүм кала иде бу бәйрәмнән. Беренчедән, барырга ерак, икенчедән, карап та, күреп тә бетерә алмый торган иксез-чиксез болыннан гыйбарәт иде элекке урыны.

Әлбәттә, Сабантуйның кайда булачагы турында белдерүне укыгач, шикләнүчеләр дә булмый калмагандыр: янәсе, урыны кечкенә булмасмы, агачларны әрәм итмәсләрме, парк чүп оясына әверелмәсме?.. Табигатьне яраткан һәркемнең башына килә торган сораулар бу. Мин үзем дә нәкъ шулай уйладым. Баксаң, оештыра белергә генә кирәк икән! Һәрнәрсә тәртиптә. Яңа урында булса да, Сабантуйның бер генә бизәге дә онытылмаган. Кемнәрдер зур сәхнә янында. Биредә җыр-моң агыла, пәһлеваннар бер читтә бил алыша. Нинди генә уеннар оештырылмаган?! Телисең икән, биек колгага менүчене күзәт, шунда ук авыш колгадан үтәргә теләүчеләр чиратка баскан, ә инде үтә алмаучы суга сикерергә мәҗбүр. Кемнәрдер йомырка салынган кашыкны кабып, кемнәрдер капчык киеп йөгерә һ.б. Җаныңа кайсы якын, шунда бар - урын җитәрлек биредә. Авыл үзешчәннәренә дә аерым урын - сәхнә бирелгән, җырла, бие, туйганчы күңел ач! Олысы-кечеcе, ГТО нормаларын тапшырып, көчен сыный. Бу шул ук вакытта сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау да булып тора.

Соңгы елларда "Сабантуй чибәре" бәйгесен үткәрү гадәткә кереп бара. Әлеге бәйгене халык бик яратып карый. Быел да ул бик матур оештырылган. Бәйге җиңүчесе Диләрә Әхмәтҗанованы тамашачы көчле алкышларга күмде.

Кыскасы, Сабантуйны караган һәркем күңеле белән горурлык хисләре кичерми калмагандыр. Әйе, горурланырлык урыныбыз бар. Чөнки татарның әлеге гүзәл милли бәйрәме күптән инде, Татарстан кысаларына гына сыймыйча, Җир шары буйлап атлый. Быел гына да ул татарлар яшәүче 300гә якын чит төбәк һәм илдә уза. Ә иң соңгысы 8 декабрьдә Австралиянең Аделанда шәһәрендә яшәүче татарларның милли җыены белән төгәлләнәчәк. Сабантуй - җыр-бию генә түгел, ул үз мәйданы тирәсенә төрле яшьтәге, төрле милләт һәм дин кешеләрен җиңеп, аларны берләштерә дә.

Юкка гына француз политологы, язучы Кенизи Мурад Татарстанга бер килүендә, каенлыкта узган Казан Сабантуен карагач: «Сабантуе - могҗиза ул. Сез бәйрәмдә катнашучыларга һәм аның кунакларына карагыз әле. Алар көндәлек мәшәкатьләрен, бөтен проблемаларын өйләрендә калдырганнар. Мин аларның йөзләрендә искиткеч шатлык, күңел көрлеге һәм миһербанлылык күрдем", - дип язмагандыр. Күргәнебезчә, татар халкының милли бәйрәме Сабантуй хәтта чит ил кешеләрен дә җәлеп итә алган.

Зәйлеләр дә, яңгыр явып торуга карамастан, көн буе саф һавада күңел ачты, өйләренә күтәренке кәеф, бәйрәм рухы, яшәргә көч алып кайтып китте. Еллар имин, исән-сау булып, һәрбарчабызга алдагы еллар Сабантуйларын да карарга насыйп булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: