Зәй офыклары

Сабыйлар өчен бәйрәм

Инвалидлар ункөнлеге кысаларында шәһәр-районда көн саен диярлек чаралар уза. Чәршәмбе көнне инвалид бала тәрбияләүче бер төркем гаиләләр (30дан артык) "Яшьлек" боз сараена бәйрәмгә җыелды. Физик мөмкинлеге чикләнгән балалар очрашу-аралашуга аеруча мохтаҗ. Чөнки, яшьтәшләреннән аермалы буларак, алар күпчелек вакытларын өйдә уздыра. - Халыкка социаль хезмәтләр күрсәтү үзәгенең гаиләләр белән эшләү бүлекчәсе...

Инвалидлар ункөнлеге кысаларында шәһәр-районда көн саен диярлек чаралар уза.

Чәршәмбе көнне инвалид бала тәрбияләүче бер төркем гаиләләр (30дан артык) "Яшьлек" боз сараена бәйрәмгә җыелды. Физик мөмкинлеге чикләнгән балалар очрашу-аралашуга аеруча мохтаҗ. Чөнки, яшьтәшләреннән аермалы буларак, алар күпчелек вакытларын өйдә уздыра.

- Халыкка социаль хезмәтләр күрсәтү үзәгенең гаиләләр белән эшләү бүлекчәсе квартал саен инвалид балалар өчен төрле урыннарда бәйрәм оештыра. Җәй көннәрендә исә башлыча табигать кочагы сайлана. Боз сараенда мондый очрашу инде икенче мәртәбә уза, - ди социаль яклау идарәсе башлыгы Эльмира Хуҗина.

Бәйрәмдә катнашучылар янында район башлыгы урынбасары Роберт Халитов та булды. Ул очрашуга килгән әти-әниләргә районда күп кенә программаларның тормышка ашырылуы, шул исәптән физик мөмкинлекләре чикләнгән гражданнар өчен каралган программалар буенча максатчан эш алып барылуын билгеләп үтте.

Бәйрәм барышында балалар өчен уеннар, ярышлар оештырылды, алар әти-әниләре белән бергәләп чәй табыны артында сыйланды.

Боз сараена килгәч, тимераякта шумыйча китәләр ди мени?! Күпләр бик тә теләп тимераякта шуып карады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: