Зәй офыклары

Сабыйларның тәрәзәдән егылып төшү очраклары арткан

30 майдан бүгенге көнгә кадәр Казан, Әлмәт, Мамадыш, Бөгелмәдә кече яшьтәге балаларның тәрәзәдән егылып төшеп травма алуы буенча 4 очрак теркәлгән. Әлеге хәлләр ата-аналарның бала тәрбияләү буенча үз бурычларын тиешле дәрәҗәдә үтәмәүләре белән бәйле рәвештә административ җаваплылыкка тартылуны да үз эченә ала. Бу җаваплылык баланы кайгыртуга кагылышлы РФ Җинаять кодексының...

30 майдан бүгенге көнгә кадәр Казан, Әлмәт, Мамадыш, Бөгелмәдә кече яшьтәге балаларның тәрәзәдән егылып төшеп травма алуы буенча 4 очрак теркәлгән. Әлеге хәлләр ата-аналарның бала тәрбияләү буенча үз бурычларын тиешле дәрәҗәдә үтәмәүләре белән бәйле рәвештә административ җаваплылыкка тартылуны да үз эченә ала. Бу җаваплылык баланы кайгыртуга кагылышлы РФ Җинаять кодексының "Куркыныч астында калдыру турында" 125нче һәм "Балигъ булмаган баланы тәрбияләү буенча бурычларны үтәмәү турында" 156нчы маддәләргә туры килә.

Балаларның тәрәзәдән егылып төшү статистикасы үсүгә юл куймау, районда мондый бәхетсезлек очраклары килеп чыкмасын өчен балалар тормышын, сәламәтлеген саклау максатында Зәй муниципаль районы балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясе ата-аналардан, өлкәннәрдән сабыйларга игътибарлы булуны үтенә. Комиссия сәркатибе Альмира Галләмова тәрәзәсе ачык биналарда балаларны ялгыз калдырмау, тәрәзә төпләренә бала җиңел менмәсен өчен чаралар күрү, тәрәзәләргә ул нык ачылып китмәсен өчен куела торган махсус фиксаторлар урнаштыру мөһимлеген ассызыклый.

Мисал өчен, күптән түгел Әлмәт районында ике яше тулмаган бала тәрәзәдән егылып төшеп авыр хәлдә хастаханәгә озатыла. Бала фатирда әбисе белән генә калган була. Әбисе юган керләрне урамга эләргә чыгып киткәч, әбисен карыйм дип тәрәзә төбенә менгән баланы ачык тәрәзәдәге москит сетка чыдата алмый, нәтиҗәдә бала егылып төшә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: