Зәй офыклары

Сак бул: пиротехника!

Яңа ел һәм Раштуа бәйрәмнәре якынлаша. Сәүдә нокталарында бәйрәм бизәге - чыршылар, төрле пиротехник продукция күпләп сатыла башлады. Өлкәннәрне дә, балаларны да фейерверк, петарда, бенгаль уты кебек яңа елны каршылау элементлары бердәй кызыктыра. Ләкин сатып алганда аларның тиешле таләпләргә җавап бирәме-юкмы икәне белән кызыксынып тормыйбыз. Менә иң элек нәрсәләргә игътибар...

Яңа ел һәм Раштуа бәйрәмнәре якынлаша. Сәүдә нокталарында бәйрәм бизәге - чыршылар, төрле пиротехник продукция күпләп сатыла башлады. Өлкәннәрне дә, балаларны да фейерверк, петарда, бенгаль уты кебек яңа елны каршылау элементлары бердәй кызыктыра. Ләкин сатып алганда аларның тиешле таләпләргә җавап бирәме-юкмы икәне белән кызыксынып тормыйбыз. Менә иң элек нәрсәләргә игътибар итү зарур.

- Нинди генә пиротехника сатып алсагыз да, иң элек рус телендә язылган инструкциясе, җитештерүче предприятиенең маркасы булырга тиеш. Анда продукциянең саклану срогы, файдалану, саклау кагыйдәләре күрсәтелә.

- Кулдан, киосклардан бу төр товарны сатып алмау хәерле, чөнки алар еш кына кар-яңгыр астында сатыла, тиешле шартларда саклануы да икеле. Шуңа күрә алар дымлана. Ә бала кулындагы мондый шартлаткычның аяныч нәтиҗәләргә китерүе бик ихтимал.

- Пиротехниканы балкон, күпер өсте, кешеләр күп җыелган урыннарда шартлатырга ярамый.

- Аны 16 яше тулмаганнарга сату катгый тыела.

- Шулай ук бина эчендә, биек агачлар (50 метрдан да якын килмәскә), электр линияләре янында да алардан файдалану тыела.

- Аларны сүтеп җыярга, срогы чыкканын, инструкциясе булмаганын кулланырга ярамый.

Шартлаткычлар белән бергә гирляндаларга да игътибарлы булу зарур. Аларны сатып алганда дәүләт стандарты билгесе булуын тикшерегез. Сайлаганда аларның көчләрегенә түгел, киресенчә, аз яктырта торганына, ягъни җылыну куркынычы аз булганына өстенлек бирегез. Үзегез өйдә булмаганда, гирляндаларны кабызып калдырмагыз, аларны озынайткыч аша тоташтырмагыз. Ут белән никадәр сак эш итсәгез, куркыныч та шулкадәр кимрәк булуын исегездән чыгармагыз.

З. Ризванова,

янгын күзәтчелеге бүлеге инспекторы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: