Зәй офыклары

САКСЫЗЛЫК АФӘТКӘ КИТЕРӘ

Ел саен районда 60-70 янгын очрагы теркәлә, кызганыч, ут һәм аның тискәре тәэсирләре нәтиҗәсендә кешеләр үлә. Шунысын да искәртим, янгыннарның күп өлеше шәхси секторда, ягъни йорт, каралты-кураларда килеп чыга. Менә шундый очрак ноябрьнең соңгы көннәрендә Иске Тәкмәк авылында булды. Янгын сүндерү хезмәте килеп җиткәндә, бүрәнә йорт дөрләп янып, аны сүндереп,...

Ел саен районда 60-70 янгын очрагы теркәлә, кызганыч, ут һәм аның тискәре тәэсирләре нәтиҗәсендә кешеләр үлә. Шунысын да искәртим, янгыннарның күп өлеше шәхси секторда, ягъни йорт, каралты-кураларда килеп чыга. Менә шундый очрак ноябрьнең соңгы көннәрендә Иске Тәкмәк авылында булды. Янгын сүндерү хезмәте килеп җиткәндә, бүрәнә йорт дөрләп янып, аны сүндереп, калдыкларны сүткәндә, өч кешенең янган гәүдәсе табылды. Янгынга китергән сәбәпләрне ачыклаганда, белгечләр ут белән саксыз эш итү фаҗигагә китергән дигән нәтиҗәгә килде. Ә кешеләр янып үлү, исерек килеш ятып йоклап, чыга алмау белән бәйле.

Янгын вакытында күп кенә агулы газлар бүленеп чыга, мәсәлән, синил кислотасы, фосген һ.б.лар, өстәвенә, бинада кислород микъдары кими. Ялкын телләренә караганда да, төтен һәм сөрем исе организм өчен куркыныч санала. Сөрем газы белән агуланганда, ул 0,01 процент кына тәшкил иткәндә дә баш авырта башлый, 0,05 процентта- баш әйләнә, 0,1 процентта - аң югала, 0,2 процентта кеше комага китә һәм үлә, ә 0,5 процент булганда мизгел эчендә үлем белән төгәлләнә. Углекислый газ микъдары сулаган һавада 0,5 процент булганда, организм аны әле сизми, ә ул 0,5 - 7 процент тәшкил иткәндә йөрәк ритмы ешая, сулыш органнары параличы күзәтелә, 10 проценттан артып киткәндә үлемгә китерә.

Район янгын күзәтчелеге бүлеге тагын бер кат исегезгә төшерә, янгын куркынычсызлыгы таләпләрен төгәл үтәгәндә генә үзегезнең дә, якыннарыгызның да иминлеген тәэмин итәргә мөмкин. Иң мөһиме - саклык.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: