Зәй офыклары

Саксызлык фаҗигагә китерә

Узган атнада Зәйнең янгын сүндерү хезмәткәрләре 12 мәртәбә чакыру буенча урынга чыкканнар. Аларның күбесе - чүп-чар яну буенча, берсе генә янгын очрагы. Шәһәрнең Төзүчеләр урамы, 14нче йортында, берәүләрнең аш бүлмәсендә янгын чыгып, мебель, түшәм яна, стеналарга зыян килә. Афәт килеп чыгуның сәбәбе - ризык әзерләгәндә саксыз эш итү. Халык хәзер...

Узган атнада Зәйнең янгын сүндерү хезмәткәрләре 12 мәртәбә чакыру буенча урынга чыкканнар. Аларның күбесе - чүп-чар яну буенча, берсе генә янгын очрагы. Шәһәрнең Төзүчеләр урамы, 14нче йортында, берәүләрнең аш бүлмәсендә янгын чыгып, мебель, түшәм яна, стеналарга зыян килә. Афәт килеп чыгуның сәбәбе - ризык әзерләгәндә саксыз эш итү.

Халык хәзер өйрәнеп җитте, төтен күренүгә, әлеге хезмәткә шалтырата. Бу бер яктан бик яхшы, димәк, халык уяу, ләкин шунысы да ба: андый гына януларны зурламыйча, кул астындагы беренчел чаралар белән дә сүндерү мөмкиндер, кайвакыт чакырулар бернинди нигезсез дә булгалый. Хәвефле чорга кердек, юкка вакыт әрәм итеп, чыгым сарыф иттермәс өчен гамәлләрне уйлап башкару зарур, бу вакытта икенче берәүгә кичектергесез ярдәм кирәк булырга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: