Зәй офыклары

Шатлыкка тусыннар сабыйлар

Илнең, шул исәптән районыбызның демографик хәлендә уңай үзгәрешләр күзәтелә. 2011 елда Зәйдә 642 бала туса, узган ел бу күрсәткеч 58гә артты. 2012 елның соңгы күрсәткечләренә генә күз салыйк: 31 декабрьдән 1 гыйнвар кичендә район-шәһәрдә - өч, курантлар сәгать 12не сугып 15 минут үтүгә, бер бала дөньяга килде. Нинди куаныч! Сабыйлар...

Илнең, шул исәптән районыбызның демографик хәлендә уңай үзгәрешләр күзәтелә. 2011 елда Зәйдә 642 бала туса, узган ел бу күрсәткеч 58гә артты. 2012 елның соңгы күрсәткечләренә генә күз салыйк: 31 декабрьдән 1 гыйнвар кичендә район-шәһәрдә - өч, курантлар сәгать 12не сугып 15 минут үтүгә, бер бала дөньяга килде. Нинди куаныч! Сабыйлар шатлыкка тусын, ил-көннәр тыныч булсын.

Ел башында беренче булып дөньяга килүче сабый - Альбина белән Рөстәм Сибгатуллиннар гаиләсендә икенчесе. Гаиләдә 1 яшь тә 10 айлык Әскәр исемле ир бала үсә. Сибгатуллиннарның кыз бала алып кайту исә хыялларында була. Апам белән минем дә яшь аермасы шул тирә иде, икесе бергә үсәләр алар, ди Альбина, куанып. Ә менә Рөстәм гаиләдә үзе генә үскән. Әскәр исә сеңлесе барлыгын аңлап бетерми әлегә, игътибарда үзе булырга тырыша, бик хәрәкәтчән, елгыр бала.

Рөстәм белән Альбина икесе дә Зәйдә туып үсәләр, берсе - авыл хуҗалыгы, икенчесе сәнгать институтын тәмамлый. Гаилә корып, бераз Зәйдә яшәгәч, Казанга күченеп китәләр. Рөстәм башкалада үз эшен оештырган. Яңа елга Сибгатуллиннар Иске Зәйдә яшәүче әниләренә кунакка кайткан булганнар. Бәйрәмне дусларында каршыларга ниятләгән әлеге парны серле кичтә сюрприз көтә. Яңа елга ике сәгать калгач, Альбина авырый башлый. Ашыгыч ярдәм машинасы аны бала тудыру йортына илтә. Кем кайда Яңа ел каршылый... Гаилә башлыгы курантлар тавышын бала тудыру бүлеге каршында тыңлый. Бала һәм ананың исәнлеген тели ул. Табибә Ирина Федорова, акушер Рәмзия Константинованың үз эшенең осталары булуы, гомумән, бүлектә эшләүчеләрнең үз эшләренә җаваплы караулары сокландырды, ди Альбина.

Сибгатуллиннарның шатлыгының чиге юк. Кызларына, йоласына туры китереп, Замирә исеме кушканнар. Матур, мәгънәле исем. Ана капиталын исә торак мәсьәләсен хәл итүгә тотачакбыз, диләр. Кыз бала якынрак икән, ди Рөстәмнең әнисе Лилия. Әбиләре Нәҗибә апа бала аз гына шыңшуга янына килә. Кыскасы, Замирә әнисенең кулына да тими.

Шул рәвешле, Яңа ел яңа шатлык, күңелле мәшәкатьләр алып килде Сибгатуллиннар гаиләсенә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: