Зәй офыклары

Шәхси эшмәкәрләр игътибарына!

Пенсия фонды идарәсе тарафыннан эшмәкәрләрнең иминият взнослары буенча бурычларын киметү максатында зур эш алып барыла. Исегезгә төшерәбез, шәхси эшмәкәрләр Пенсия фондына билгеләнгән күләмдә иминият взнослары түли. Ул, 31 декабрьдән соңга калмыйча, бер мәртәбә яки берничәгә бүлеп түләнә. 31 декабрьгә кадәр мәҗбүри пенсия иминиятенә - 18610 сум 80 тиен (керем күләменә...

Пенсия фонды идарәсе тарафыннан эшмәкәрләрнең иминият взнослары буенча бурычларын киметү максатында зур эш алып барыла.

Исегезгә төшерәбез, шәхси эшмәкәрләр Пенсия фондына билгеләнгән күләмдә иминият взнослары түли. Ул, 31 декабрьдән соңга калмыйча, бер мәртәбә яки берничәгә бүлеп түләнә. 31 декабрьгә кадәр мәҗбүри пенсия иминиятенә - 18610 сум 80 тиен (керем күләменә бәйсез рәвештә), мәҗбүри медицина иминиятенә 3650 сум 58 тиен күчерү кирәк. Түләүченең 300000 сумнан арткан табышыннан иминият кертемнәре узган исәп-хисап чорыннан соң килүче елның 1 апреленнән дә соңга калмыйча түләнә.

Иминият кертемнәре суммасын исәпләү өчен нигез булып шәхси эшмәкәрләрнең исәп-хисап чорындагы эшчәнлегеннән алган керемнәре турындагы мәгълүмат тора (аны Пенсия фондына салым органнары тапшыра).
Әгәр шәхси эшмәкәр салым органнарына отчет тапшырмаса һәм шуңа бәйле рәвештә Пенсия фонды керемнәр турында мәгълүмат алмый икән, 2015 ел өчен иминият взнослары иң зур күләмдә - 148886 сум 40 тиен итеп түләтелә.

Үзләренең фирмасын ябарга җыенучы эшмәкәрләрнең игътибарын шуңа юнәлтәсе килә: алар да салым декларациясе бирергә тиеш. Әгәр декларация бирмәсәләр, Пенсия фонды закон нигезендә алардан да иң зур күләмдә иминият кертеме түләтергә мәҗбүр булачак.

Иминият кертемнәре, шәхси эшмәкәр эшлиме, әллә инде финанс-хуҗалык эшчәнлеген туктатканмы, моңа бәйсез рәвештә ул Бердәм дәүләт реестрына кертелгән вакыттан алып, аннан төшерелгәнгә кадәр языла. Әгәр шәхси эшмәкәр эшчәнлеген туктаткан икән, аңа бурыч, пени һәм штраф җыелмасын өчен теркәүче органнан исәптән төшәргә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: