Зәй офыклары

Шикаятьне – интернет аша

Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталында uslugi.tatarstan.ru электрон адресында гражданнарны борчыган мәсьәләләр, төрле фикерләр кабул итү буенча «Халык контроле» системасы эшли. Аның аша хәзер хакимияткә юл хуҗалыгы, сәламәтлек саклау, мәгариф, социаль хезмәт күрсәтү буенча, әйләнә-тирә мохитнең пычрануы һәм башка проблемалар турында хәбәр итәргә була. Билгеле, проблема турында уведомление ясау...

Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталында uslugi.tatarstan.ru электрон адресында гражданнарны борчыган мәсьәләләр, төрле фикерләр кабул итү буенча «Халык контроле» системасы эшли.

Аның аша хәзер хакимияткә юл хуҗалыгы, сәламәтлек саклау, мәгариф, социаль хезмәт күрсәтү буенча, әйләнә-тирә мохитнең пычрануы һәм башка проблемалар турында хәбәр итәргә була. Билгеле, проблема турында уведомление ясау өчен иң башта порталга кереп теркәлү кирәк, аннан соң проблемалы урынны интернет аша күрсәтелгән картада төгәл адрес буенча билгеләү сорала, борчыган мәсьәлә турында язып, аны дәлилләү өчен фотоматериал беркетергә кирәк. Уведомление Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр Контакт-үзәге белгечләре тарафыннан тикшерелеп, шикаятьнең дөреслегенә, материалның киң җәмәгатьчелеккә закон нигезендә җиткерелү хокукына карап порталга чыгарыла. Ә порталдан кулланучылар, әлеге проблеманың никадәр социаль мәгънәгә ия булуын дәлилләп, аңа карата үз тавышларын бирә ала, комментарийларын калдырырга хокуклы.

"Халык контроле" системасы буенча килгән һәр хәбәрне эшкәртү белән республика министрлыгы һәм ведомстволар муниципаль власть органнары һәм башка оешмалар белән берлектә шөгыльләнә. Порталда чыккан проблемалы мәсьәләнең чишелеше турында материал да фото белән дәлилләнеп бирегә куела. Соңыннан әлеге проблеманы күтәреп чыккан автор мәсьәләнең чыннан да чишелгән булуын расларга яки кире кагарга тиеш.

Агымдагы елның апреленнән эшли башлаган "Халык контроле" системасы популярлык казанып өлгерде инде. Аның уңай нәтиҗәләре бар. Газетабыз аша без дә тагын бер кат шәһәр һәм район халкына мөрәҗәгать итеп, хәл итәсе проблемалар турында интернет аша uslugi.tatarstan.ru электрон адресы буенча Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталына кереп, "Халык контроле" системасында сорау бирү мөмкинлеге булуын искәртәбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: