Зәй офыклары

“Шәһәргә барсам, сулышым кысыла”

Бу сүзләрне Чаллыда туып-үсеп, Куш-Елгага килен булып төшкән Зөлфия Имамиева әйтә. Ул тәмам авыл кешесенә әйләнгән. Ике яктан да әби-бабасы әлеге авылдан, каникулларга еш Куш-Елгага кайткан, авылның уңган-булганы Дамир Имамиев белән гаилә корган. Дамир - механизатор, Зөлфия - сыер савучы, әлегә ул декрет ялында. Өченче балалары Исламга бер яшь, кызлары...

Бу сүзләрне Чаллыда туып-үсеп, Куш-Елгага килен булып төшкән Зөлфия Имамиева әйтә. Ул тәмам авыл кешесенә әйләнгән. Ике яктан да әби-бабасы әлеге авылдан, каникулларга еш Куш-Елгага кайткан, авылның уңган-булганы Дамир Имамиев белән гаилә корган. Дамир - механизатор, Зөлфия - сыер савучы, әлегә ул декрет ялында. Өченче балалары Исламга бер яшь, кызлары Зөлфирә исә Чаллыда "Калкан", Булат Түбән Биш мәктәбендә яхшы билгеләренә укыйлар. Алар арасында эш бүленгән, кыскасы, гаиләдә балалар эшләп, аның тәмен белеп үсә.

Имамиевлар моннан җиде ел элек социаль ипотека программасы буенча зур йорт салып кергәннәр. Каралты-кура, яшелчә бакчасы булдырганнар, ат, сыер, үгезләр, күпләп кош-кот асрыйлар. Шәһәрдә яшәүне күз алдына да китерми Имамиевлар. Тырыш булсаң, авылда Имамиевлар кебек менә дигән итеп, мул тормышта яшәргә була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: