Зәй офыклары

Шәһәрне макта – авылда яшә

Аграр уку йортларында ел саен белгечләр әзерләнүгә карамастан, авылга кайтырга теләүчеләр бармак белән генә санарлык. Соңгы курста белем алучы егет-кызлар белән күпме генә сөйләшүләр алып барылса да, алар шәһәрдә калуны хуп күрә. Кайбер җирләрдә яшь белгечләр белән эшләп җиткермәү нәтиҗәсендә аларның берничә ай эчендә эштән китү очраклары да юк түгел....

Аграр уку йортларында ел саен белгечләр әзерләнүгә карамастан, авылга кайтырга теләүчеләр бармак белән генә санарлык. Соңгы курста белем алучы егет-кызлар белән күпме генә сөйләшүләр алып барылса да, алар шәһәрдә калуны хуп күрә. Кайбер җирләрдә яшь белгечләр белән эшләп җиткермәү нәтиҗәсендә аларның берничә ай эчендә эштән китү очраклары да юк түгел. Авылга кайтучыны торак белән тәэмин итәргә тиеш булсалар да, кайбер төбәк­ләрдә җитәкчеләр моның белән башларын катырмый. Яңа гына югары уку йортын тәмамлаган яшь кеше бар нәрсәне дә белеп бе­терми, үзен-үзе яклый да алмый. Шуңа күрә урындагы җитәкчеләргә аларны каршы алу, тормыш-көнкүрешләрен яхшыртуны төп бурыч итеп куярга кирәк. Аграр югары уку йортын тәмамлап, юллама белән авыл хуҗалыгына эшкә килгән яшь белгечләргә 100әр мең сум акча түләнәсен хәбәр иткән иде ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов. Әгәр яшь белгеч техникум тәмамлаган икән, аңа берьюлы 50 мең сум акча түләнәчәк. Моннан тыш, яшь белгечкә, төп хезмәт хакына өстәп, ай саен 5әр мең сум акча түләнә. Шулай ук авылда эшләүче яшь белгечләрне ташламалы торак белән тәэмин итү программасы эшли. РФ Авыл хуҗалыгы министрлыгының "Эш башлаучы фермер" максатчан программасы нигезендә, крестьян-фермер хуҗалыгы төзеп, грант алу мөмкинлеге дә бар. Бу эшне башлаганда җир, терлек, техника, чәчүлек орлык белән ярдәм итү карала. Чирмешән егете Александр Воронин юллама белән "Зәй шикәре" агрофирмасының "Маяк" бүлекчәсенә агроном булып эшкә кайта. Саша күп балалы гаиләдә туган: ике кыз һәм ике малай. Гаиләдәге ике малай да агроном белгечлеген сайлаган. Абыйсы аграр университетны тәмамлагач, ике ел магистратурада белем алган, хәзер аспирантурада укый. Казан аграр университетын тәмамлаган егет 3 елга килешү төзегән. Хәзерге вакытта аңа хезмәт хакына ай саен 4800 сум акча өстәлә. Яшь белгечкә тиздән 100 мең сум күләмендә бер тапкыр түләнелә торган акча да биреләчәк. Яшь агроном бүгенге көндә урып-җыю эшләре белән мәшгуль. Ул өлкән игенчеләр тәҗрибәсен өйрәнә, университетта алган белемен практикада куллана. "Маяк" бүлекчәсе җитәкчесе Геннадий Абрамовның яшь белгечкә өмете зур. Укымышлы, тырыш, һәр нәрсәне өйрәнергә генә тора, эшкә омтылышы көчле, ди аның турында. Александр үзе дә шәһәрне макта, авылда яшә дигән фикердә. Александр Воронинның хыялы - алга таба аспирантурага укырга керү. Белемне практикада кулланып карау теләге зур, ди ул. Фән белән шөгыльләнергә тиешле кеше үз күзләре белән күреп-тотып карарга тиеш җирне. Җирне аңламаган, тоймаган кеше агрономия буенча чын галим була алмый.

Кешене бәхет тудырмый, бәхетне кеше үзе ясый. Сайлаган һөнәренә тугры калып, зур уңышларга ирешергә язсын аңа.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: