Зәй офыклары

Шушы җирдән, шушы туфрактан без...

Кече Ватан. Һәр кеше өчен бер генә һәм кадерле ул. Һәркайсыбызның биографиясе кече Ватаннан башлана һәм ул аны гомере буе озата бара. Зәй гражданины шәхесен, моның аша кече Ватанга мәхәббәт тәрбияләүне район җитәкчелеге өстенлекле юнәлеш итә. Районда агымдагы ел Кече Ватан елы дип игълан ителү тарихи-мәдәни традицияләрне, патриотик тәрбияне популярлаштыру,...

Кече Ватан. Һәр кеше өчен бер генә һәм кадерле ул. Һәркайсыбызның биографиясе кече Ватаннан башлана һәм ул аны гомере буе озата бара. Зәй гражданины шәхесен, моның аша кече Ватанга мәхәббәт тәрбияләүне район җитәкчелеге өстенлекле юнәлеш итә. Районда агымдагы ел Кече Ватан елы дип игълан ителү тарихи-мәдәни традицияләрне, патриотик тәрбияне популярлаштыру, балалар һәм яшьләрдә табигый һәм мәдәни җирлеккә сакчыл караш, Кече Ватан традицияләре, гореф-гадәтләренә хөрмәт һәм толерантлык тәрбияләү, шулай ук әлеге юнәлештә муниципаль һәм җәмәгатьчелек оешмалары эшчәнлеген координацияләүне максат итеп куя.

Сишәмбе көнне "Энергетик" Мәдәният сараенда Кече Ватан елы "Кече Ватан нәрсәдән башлана" исеме астында тантаналы төстә ачылды. Ул район-шәһәрнең барлык җирлек мәдәният йортларын колачлап, зур бәйрәм буларак узды. Мәдәният сараеның икенче катында үзәк китапханә хезмәткәрләре тарафыннан оештырылган "Алар - безнең горурлык" дип исемләнгән күренекле якташларга багышланган стенд, китап күргәзмәсе эшләде. Әлеге күргәзмә кунакларда кызыксыну уятты. Кече залда исә җирле рәссамнар картиналары, Равил Әхәтовның агачтан эшләнгән декоратив-гамәли сәнгать әйберләре урын алган иде. Туган як тарихын өйрәнү музее хезмәткәрләре әлеге эшләр буенча әңгәмә үткәрде. Бию залында исә шәһәр, район мәдәният йортлары, Карамалы клубы хезмәткәрләре туган йортка багышланган ихата булдырганнар иде. Өй эче һәм ихата элекке авыл йортын хәтерләтә: җиһазлар, көнкүреш кирәк-ярагы, киемнәр - барысы да элеккечә, борынгы. Әйтерсең, үзең дә шул чорда йөрисең. Ыгы-зыгылы бүгенге тормыштан ял итү, күңел күтәренкелеге алу өчен менә дигән форсат бу. Район мәдәният йортыннан "Җиләк" керәшен ансамбле ихата алдында чыгыш ясап, килгән кунакларны җырлатып, биетеп алды.

Мәдәният йортына халык агылды гына. Һәр җирлек, һәр оешма-учреждение житәкчелеге делегация белән килде. Башкарма комитет җитәкчесе Айрат Бариев чыгышында зәйлеләрнең узган Шәфкатьлелек елында күп игелекле эшләр башкаруын искәртеп, Кече Ватан елында да шулай иңгә-иң торып эшләргә, максатны тормышка ашыруда күбрәк зәйлеләрне тартырга чакырды. Кече Ватан - олы Ватан кебек үк, ул бер генә, диде.

Ямьле, бай табигатьле Зәй буйлары гомер бакый кешене үзенә җәлеп иткән. Борын-борын заманннарда ук кара туфраклы җирләрдә иген үстергәннәр. Ул еллар, чорлар, гасырлар аша бүгенге көнгә килеп җиткән. Бәйрәм барышында һәр авыл үзенең килеп чыгышы, үзенчәлеге, тарихи вакыйгасы, тормышы, йола-гадәтләре турында театрлаштырылган тамаша күрсәтте. Һәр тамаша үзгә, кабатланмас. Бигеш авылы үзенең Җыен базары, яңаспаслылар ярминкәләре, Куш-Елга Ашыт җыены белән дан тоткан. Имәнлебашлылар һәм югарымәлемлеләргә чабата үрүдә тиңнәр булмаган. Аксар курку белмәс каһарман пугачевчы Аринкол Асеевны биргән. Дүрт-Мунчага исә нигезне Бирск-Мамадыш сәүдә юлыннан узган Екатерина Икенче сала: ул туктап ял итүчеләргә дүрт каралты булдырырга фәрман биргән була. Бура-Киртә клубы мөдире Рузилә Сәгыйдуллина әйтүенчә, авылга нигезне туган йортларыннан качып киткән бер-берсенә гашыйк егет белән кыз сала. Кызның әти-әнисе егетне ярлы дип, кызларын аңа бирәселәре килми. Качып киткән пар шул рәвешле киртә һәм буралардан авылга нигез сала. Чыбыклылар да авылда беренче йорт чыбык-чабыктан салынуга ишарә ясый. Поповка авылына бер гасыр элек нигез салынган, бүгенге көндә дә биредә халык умартачылык, терлекчелек белән мәшгуль. Гүлкиннан "Палан" ансамбле халык жырлары аша йола-гадәтләргә кызыксыну уятты. Театрлаштырылган тамашлар слайдлар белән баетылып күрсәтелде. Мәдәният хезмәткәрләренә моның өчен үз авылы тарихын, аның үткәне, үзгәлеген белү, аларда туган җире белән горурлану хисе булу зарур. Тамашалар һәрберсе көчле алкышларга күмелде. Аларны тамашачыларга Владислав Тыткин белән Гүзәлия Гатина тәкъдим итеп торды.

Бәйрәм якташыбыз, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Роберт Андреевның "Мин яратам сине,Татарстан"дигән җыры белән тәмамланды. Җырны аһәңле, күңелләргә үтәрлек итеп Роберт Андреев үзе башкарды.

Бәйрәмнең башыннан ахырына кадәр кече Ватанга хөрмәт, мәхәббәт кызыл җеп булып сузылып барды. Ул тамашачыларда җылы, матур хисләр калдырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: