Зәй офыклары

Шушы җирдән, шушы туфрактан

Яңа иҗат сезоны ачылуга район мәдәният учреждениеләре халыкны җәлеп итәрлек, мәгънәле мәдәни чаралар уздыра башлады. Күптән түгел үзенчәлекле матур кичә Чыбыклыда үткән булса, аннан эстафетаны Ал. Бистәсе алды. Сишәмбе көнне мәдәният йортында "Авылым җәүһәрләре" дип аталган кичә-концерттан алган тәэсирләр албистәлеләр күңелендә озак сакланыр. Чөнки кичә, чын мәгънәсендә, биредә моңарчы күрелмәгән...

Яңа иҗат сезоны ачылуга район мәдәният учреждениеләре халыкны җәлеп итәрлек, мәгънәле мәдәни чаралар уздыра башлады. Күптән түгел үзенчәлекле матур кичә Чыбыклыда үткән булса, аннан эстафетаны Ал. Бистәсе алды. Сишәмбе көнне мәдәният йортында "Авылым җәүһәрләре" дип аталган кичә-концерттан алган тәэсирләр албистәлеләр күңелендә озак сакланыр. Чөнки кичә, чын мәгънәсендә, биредә моңарчы күрелмәгән бәйрәм буларак оештырылды. Анда район җитәкчелеге дә катнашты.

Ал.Бистәсе мәдәният йортында төрле чаралар ел әйләнә үтә. Биредә иҗат эше белән шөгыльләнү, төрле категория халык белән эшләү өчен шартлар яхшыра бара. Район җитәкчелеге ярдәме белән быел мәдәният йортының түбәсе ябылды, башка күп кенә ремонт эшләре башкарылды. Кичәгә килгән авыл халкы мәдәният учагының нинди дәрәҗәдә төзекләнүен күреп сокланды.

Бәйрәмгә килүче һәр кешене төрле иҗат коллективлары җыр-бию, шаян сүз белән каршы алды. Бәйрәмнең төп кунаклары хезмәт ветераннары иде. Аларның урыны түрдән булды.

Кичә авыл тарихы сәхифәләренә экскурсия ясау белән башланды. Александр Бистәсенә XVIII гасырның икенче яртысында нигез салынган дип фаразлана. Авылның барлыкка килүе 1652-1656 елларда Кама аръягы оборона сызыгы төзелеше белән бәйле. Чикләрне саклау өчен хезмәт итүче (служилые) кешеләр кирәк була. Хөкүмәт әлеге уңайдан крестьяннарны чик буйлап аерым бистәләргә күчереп утыртуны оештыра. Авылда 1814 елда таш чиркәү төзелә. Ул Изге Александр Невский исемен йөртә.

Авыл йөзе - аның кешеләре. Биредә тырыш хезмәте белән танылучылары бихисап. Ал. Бистәсе Бөек Ватан сугышына 260 ир-егетен озата, шуларның 159ы яу кырында башын сала. Бүгенге көндә авылда төрле буын вәкилләре яши. Озынгомерлеләрдә аз түгел. Кичә барышында тыл ветераннары Антонида Сметанина, Вера Вадуллина, Надежда Лазарева, 85 яшьлек Пелагея Кузьмина, 80 яшьлек юбилейларын билгеләп үткән Екатерина Сегачева, Екатерина Конугаева, шулай ук 70, 60, 55 яшьләрен тутыручылар сәхнәгә чыгарып хөрмәтләнделәр.

- Без сезнең белән горурланабыз. Сез тормышның ачысын күп татыган буын. Тырыш хезмәтегез белән илгә хезмәт иттегез, яшәү рәвешегез белән яшьләргә үрнәк булдыгыз, - диде Татьяна Воропаева аларны бүләкләгәндә.

Ал. Бистәсендә хезмәт династияләре дә шактый. Сомовлар - шуларның берсе.

Николай Сомов - оста механизатор. Тырыш хезмәте өчен ул "Хезмәт Кызыл Байрагы" ордены белән бүләкләнгән. Аның энеләре - Анатолий, Александр һәм Иван шулай ук гомерләрен авыл хуҗалыгына багышлаганнар.

Николай Федоровичның өч улы да - Сергей, Иван һәм Николай - механизаторлар. Иван Сомовның уллары Владимир һәм Андрей шулай ук әтиләре эшен дәвам итәләр. Бүгенге көндә Сомовларның ике буыны хуҗалыкта хезмәт куя.

Ал. Бистәсе - районда беренче фермер хуҗалыклары оешкан авыл. 80 яшен тутырган Алексей Рагузин - авылның беренче фермеры. Аксакал "Россиянең атказанган фермеры" исеменә лаек булды. Аның улы да әтисе юлыннан китте.

Кичәдә хезмәт кешесен зурлау кызыл җеп булып сузылып үтте. 20 ел сыер савучы булып эшләүче Татьяна Хисаметдинова, 30 ел механизатор һөнәрен башкаручы Ион Никитин һәм башка алдынгыларга бүләкләрне "Восток" агрофирмасының "Александровский" бүлекчәсе җитәкчесе Валерий Кочетов тапшырды.

Күптән түгел гаилә корган Галина һәм Сергей Некрасовларга да мактау сүзләре яңгырады. Кыскасы, бу кичтә авылның бер генә юбиляры да бүләк алмыйча калмагандыр, мөгаен.

Кичә-очрашу Казаннан килгән кунаклар - "Вивавокс" вокаль-инструменталь ансамбле һәм "Хәмидулла" бию төркеме чыгышлары белән үрелеп барды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: