Зәй офыклары

Шушы яктан, шушы туфрактан без

Түбән Биштә үткәрелгән якташлар белән очрашу кичәсе авыл халкы күңелендә якты хатирә булып озак сакланыр. Түбән Биш авылы урнашкан җирне биек таулар, түгәрәк аланлыклар, бормалы инеш һәм челтерәп аккан чишмәләр бизи. Бу авыл - борынгыдан ук милли йөзен, гореф-гадәтләрен, йола-уеннарын җуймаган күпмилләтле җирлек. Бәйрәмне алып баручылар Гөлнара Шиһабетдинова белән Филсинә...

Түбән Биштә үткәрелгән якташлар белән очрашу кичәсе авыл халкы күңелендә якты хатирә булып озак сакланыр.

Түбән Биш авылы урнашкан җирне биек таулар, түгәрәк аланлыклар, бормалы инеш һәм челтерәп аккан чишмәләр бизи. Бу авыл - борынгыдан ук милли йөзен, гореф-гадәтләрен, йола-уеннарын җуймаган күпмилләтле җирлек. Бәйрәмне алып баручылар Гөлнара Шиһабетдинова белән Филсинә Гәрәева үзләренең туган төбәкләре тарихын бәян итте, аның гүзәл табигатенә дан җырлады.

Түбән Бишкә XVIII гасыр башларында Каманың уң як ярында яшәгән кешеләр тарафыннан нигез салынган. Авыл Бирск - Мамадыш юлында биш елга районында урнашкан. Түбән Биш дигән исем шуннан килеп чыккан. 1918 елның 10 гыйн- варында авылда совет власте урнаша, шул ук вакытта Түбән Биш авыл Советы төзелә. Коллективлаштыру башлангач, "Иген уңышы" исемле колхоз барлыкка килә.1930 елда авылда җидееллык мәктәп ачыла.

Түбән Биш базары белән тирә-юньдә дан тоткан. Ул атна саен пәнҗешәмбе көнне уздырылган. Монда якын һәм ерак авыллардан халык җыелып, үзе җитештергән товарын саткан. Халык телендә бу базар Симет базары, Май базары дип тә йөртелгән. Базар көнне кичен авылда зур бәйрәм булган: халык җырлаган, биегән, ә яшь егетләр, кызлар беренче мәхәббәт билгесе итеп, көзге, йөзек, беләзек-муенса алышкан.

Әлеге җирлеккә кергән авыллар халкы һөнәргә бай булган. Кушелгалылар палас суккан, чана, арба, сбруйлар ясап көн иткән.

Түбән Биш, Шыкмай, Ашыт, Бишсубашы авыллары халкы күбрәк агачтан бизәкләп капка, тәрәзә йөзлекләре, юкәдән мунчала ясаган.

Бүген Түбән Биш авыл җирлегендә 537 хуҗалык исәпләнә, 863 кеше яши. Шуларның 382се - пенсионерлар, калганнары - эшчеләр һәм мәктәп укучылары.

Һәр төбәк үзенең хезмәт сөюче халкы, күренекле якташлары белән горурланып яши. Андыйлар Түбән Биш җирлегендә аеруча күп. Фәнни ачышлары, әдәбият, мәдәният, сәнгатьтә тоткан урыннары белән Татарстанны гына түгел, Россияне дөньякүләм таныткан Татарстанның халык шагыйре Мөдәррис Әгъләмов, халык язучысы, режиссер, бик күп премияләр лауреаты, атказанган сәнгать эшлеклесе Рабит Батулла, галим, педагогика фәннәре докторы, Сургут дәүләт педагогика университеты профессоры Рафис Шәймәрданов, юстиция полковнигы, прокурор Михаил Аверьянов, техник фәннәр докторы, профессор Ирек Исрафилов, физика-математика фәннәре кандидаты Заһир Исрафилов һәм Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты, Казан мәдәният һәм сәнгать университеты профессоры Наил Дунаев - шушы җирлектә туып-үскән, мәктәп тәмамлаган, канат чыгарган якташлар.

- Без укыган Түбән Биш мәктәбе укытучыларына рәхмәтем бик зур минем. Алар мине чын тормыш юлына чыгарлык итеп укытты, тәрбия бирде. Мәктәп искиткеч көчле математиклар һәм тел-әдәбият галимнәре тәрбияләде. Безнең кебек шук малайлардан кеше ясады! Мин укытучыларыбыз алдында чал башымны иям. Аллага шөкер, әле аларның кайберләре бүген дә исән-сау, - диде очрашуга кайткан Рабит Батулла.

Шыкмай авылында туып-үскән бертуган Ирек һәм Заһир Исрафиловларны Россиядә генә түгел, хәтта Америкада да беләләр. Алар икесе дә математика, техник фәннәр буенча ачышлар ясый. Ирек Хөснимәрданович Казан дәүләт инженерлык-икътисад академиясендә лекцияләр укый, лаборатор һәм практик дәресләр алып бара. Заһир Исрафилов нанотехнологияләр белән шөгыльләнә, Чаллы университетында студентларга белем бирә, 250 кешене берләштергән "Нур" яңа технологияләр үзәген җитәкли. Бу үзәк Россиядә җитештерелүче машиналар өчен нанозапчастьлар җитештерә, күзләрне чагылдырмый торган көзгеләр ясый. Фәнни тикшеренүләр үткәрүдән ял иткән арада кулына баян ала Заһир Хөснимәрданович. Якташлары белән очрашуда да татар көйләренә тезмә башкарды ул.

Әхмәт авылында туган Рәфис Шәймәрданов Алабуга педагогика институтын тәмамлаган, күп еллар шунда ук булачак укытучыларга белем биргән. Бүген 43 мең татар яши торган Сургут университетында студентларга белем бирә, фәнни эшләр белән шөгыльләнә.

- Без - Әхмәт авылы егетләре түбәнбишлеләр белән дус-тату яшәдек. Мәктәптә төпле белем алдык, - диде ул.

Бүген авылларның кечерәя баруы борчый Рафис Хәсәновичны. Туган тел бары авыл җирендә яшәүчеләр аркасында гына яши. Авыллар бетсә, мәктәпләр ябылса, милләт тә юкка чыгачак. Кеше үзенең туган җирен, туган телен танырга һәм үстерергә тиеш. Туган җирен, телен танымаган кеше, кеше исемен йөртергә тиеш түгел, ди Рафис Хәсәнович.

Очрашуда шулай ук Бигеш авылында туып-үскән Илшат Гайсин катнашты. Аның күпьеллык фәнни һәм педагогик эшчәнлеге Казан дәүләт аграр университеты белән бәйле. Ул азотлы ашламалар технологиясе буенча фәнни тикшеренүләр алып бара. Аның тарафыннан 300дән артык фәнни һәм методик хезмәт язылган. Ул - 18 патентның авторы, 7 фән докторы, 18 фән кандидаты әзерләнгән.

- Мин районның теләге булган барлык егет-кызларын укырга чакырам. Авыл хуҗалыгы белгечлеге алган кеше беркайчан да югалмый, - диде ул.

Очрашу укытучылар коллективы, Мария Чернова, Оркыя Моратова, Ләйсән Тимерхановаларның моңлы, дәртле җырлары белән үрелеп барды. Баянда Фәрит Таймасов уйнады.

Бәйрәмчә оештырылган матур очрашуда шәһәр башлыгы урынбасары Марсель Хуҗин, Советның аппарат җитәкчесе Клара Габидуллина катнашты. Алар ерак араларны якынайтып кайткан күренекле якташларга рәхмәт белдерде, сәламәтлек һәм эшләрендә уңышлар теләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: